Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча безнең район республикада беренчеләр рәтендә

2014 елда Татарстан региональ башкарма хакимият органнары эшчәнлеге буенча бишенче тапкыр рәттән беренче урынны алды. Рейтинг нәтиҗәләрен агымдагы елның 7 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәтендә үткән утырышта игълан иттеләр.

Нәтиҗәләрне билгеләүче иң төп критерий - регионның социаль һәм икътисадый үсеш динамикасы һәм башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә халыкның бәя бирүе. Бәяләү 11 күрсәткеч буенча соңгы өч еллык нәтиҗәләрдән чыгып башкарыла. Президент Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республикада тотрыклылыкны һәм үсешне тәэмин итә.

Ә безнең Тукай районына килгәндә исә, ул республиканың 46 муниципаль районы арасында Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре һәм Лаеш районыннан кала, 2014 елда социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча Татарстанда бишенче урынга чыкты. Ә авыл хуҗалыгы районнары арасында беренчеләр рәтендә. Узган ел план 161 процентка үтәлеп, район территориясендә 453 яңа йорт төзелеп куллануга тапшырылды.

Ләкин шәхси торак төзелешенең зур тизлектә үсүе инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү мәсьәләсен кискен куя. Проблеманы республика һәм федераль программалардан башка хәл итеп булмый.

Узган ел авыл хуҗалыгы предприятиеләре 16,2 млрд сумлык товар җитештерде. Бу 2013 ел дәрәҗәсенә карата 113 процентны тәшкил итә. 2015 елның беренче кварталы күрсәткечләрендә дә үсеш сизелә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда территориаль тулаем продукт күләменең үсү темпы 102 процент.

Икътисад үсешендә төп юнәлешләрнең берсе - кече һәм урта эшмәкәрлек объектлары эшчәнлеге. Бездә узган ел шундый 2381 субъект исәпләнде. Алар өлешенә районда җитештереп читкә озатылган продукциянең 32 проценты, ягъни 8 млрд сумлык товар туры килә.

Район республикада гамәлгә ашырыла торган барлык программаларда да катнаша. Мисалга, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча былтыр дүрт бина тулысынча яңарды, «Чиста су» программасы кысаларында 39 километрда суүткәргеч төзелде, дәүләт ярдәме белән һәм яшәүчеләрнең үз исәпләреннән 19 километрда газүткәргеч сузылды, 80 километрда юллар төзелде һәм ремонтланды. Хөкүмәт программалары кысаларында районда ике яңа ФАП сафка басты, Күзкәйдә модульле-блоклы ветеринар пункт төзелде, Боерганда ФАПны да үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзелде, участок вәкаләтлеләре өчен эш урынын һәм яшәү урынын берләштергән ике бина куллануга тапшырылды.

Халыкның көндәлек проблемаларын хәл итү өчен районда шартлар бар һәм алар тудырыла тора, бу мәсьәләдә республиканың ярдәме чиксез зур, дип билгеләп үткән иде район башлыгы Васил Хаҗиев еллык хисабында.

Кыенлыкларга карамастан, социаль-икътисадый үсеш дәрәҗәсен быел һәм киләсе елларга тагын да үстерү мөһим, дип ассызыклый район җитәкчелеге. Башкарма комитетның икътисад бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2015 елның беренче квартал нәтиҗәләрендә дә күп юнәлешләрдә үсеш сизелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев