Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сосновый Бор поселогындагы янгынның сәбәбен ачыклыйлар

2 августтан 3есенә каршы төндә янгын сүндерүчеләр Сосновый Бор поселогындагы бер ихатада ут чыгуы турында хәбәр алалар. Хуҗалар биредә яңа йорт төзелеше алып барган булалар, үзләре вакытлыча гараж һәм хуҗалык блогын берләштергән бинада яшиләр. Хуҗа ирнең сөйләве буенча, йокларга яткач алар ниндидер тавыш ишетеп, урамга чыгалар, ләкин ул-бу күрмиләр. Бераздан...

2 августтан 3есенә каршы төндә янгын сүндерүчеләр Сосновый Бор поселогындагы бер ихатада ут чыгуы турында хәбәр алалар. Хуҗалар биредә яңа йорт төзелеше алып барган булалар, үзләре вакытлыча гараж һәм хуҗалык блогын берләштергән бинада яшиләр. Хуҗа ирнең сөйләве буенча, йокларга яткач алар ниндидер тавыш ишетеп, урамга чыгалар, ләкин ул-бу күрмиләр. Бераздан тагын уяналар. Ул вакытта хуҗа урамдагы югары вольтлы электр чыбыгының бер кисәге җирдә, икенчесе гараж түбәсендә ятуын күрә. Ул арада түбәгә ут каба. Хуҗаның үз көче белән генә сүндерә алмавын күреп, күршеләре янгын сүндерүчеләргә шалтырата. Янгында гаражның стеналары, түбәсе ишелә, хуҗалык блогының да түбәсе яна. Ә төзелә торган йортка зыян килми. Бүген ут чыгуның сәбәбен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итә янгын күзәтчелегенең район бүлеге баш белгече Илнар Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев