Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштырудан соң, Россиядә балаларның 70 проценты мәктәпне яратмавы ачыкланган

2017 ел мәгълүматлары белән чагыштырганда, укырга яратмаучы балалар саны 7 процентка арткан.

Россиядә яшәүче балаларының 72 проценты мәктәпне яратмый. Бу турыда RT агентлыгы"Гомумроссия халык фронты” ("Общероссийский народный фронт") мониторингы нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.

2017 ел мәгълүматлары белән чагыштырганда, укырга яратмаучы балалар саны 7 процентка арткан. Респондентларның 28 проценты гына мәктәпкә үзе теләп йөри.

Укучыларның 48 проценты кызыклы дәресләр җитми дип саный. Ә 31 проценты мәктәптә йөкләнеш күп, дип зарлана. Моннан тыш, укучыларның 61 проценты дәрес әзерләргә вакыт җитмәвен әйтә.

Балалар мәктәптә актуаль белем алырга теләүләрен сөйләгән. Мисал өчен, финанс грамоталылык нигезләре.

Сораштыруда Россиянең 84 төбәгендә яшәүче 13 тән 18 яшькә кадәрге 2,5 мең яшүсмер катнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев