Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солдатта булган диләр

Әле кайчан гына Комсомолец поселогыннан армия сафларына хезмәт итәргә дип киткән егетләребезне шау-гөр килеп озаткан идек. Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәргә сүз биреп киттеләр алар. Бер ел сизелмичә узып та китте. Егетләребез исән-имин туган авылларына кайта башладылар.

20 ноябрь көнне без «диңгезче» егетебез - Ильмир Хәертдиновны каршы алдык. Ул хәрби диңгез флотында хезмәт итте. 22 ноябрь көнне Илфат Әхтәмов хәрби хезмәтен тәмамлап әйләнеп кайтты. Безнең һәм ата-аналары өчен аларның кайтуы чиксез сөенеч һәм горурлык!

Без исә Комсомолец поселогының «Браво» күпфункцияле үзәк директоры Анна Шәрифҗанова белән элемтәгә кереп, армия сафларыннан әйләнеп каткан егетләрнең телефон номерларын бирүен сорадык. Ильмир Хәертдинов та, аның әнисе Раушания ханым да безнең белән бик теләп аралаштылар.

- Тормышка яраклашыр, киләсе көнгә әзер булыр, туган як, әти-әни, туганлык, дуслык кадерен ныграк аңлар өчен кирәк ул армия. Хәрби хезмәттә узган бер елым минем өчен тормыш мәктәбе булды. Бер ел гына булса да сагындыра икән туган як. Хәзер тырышып эшләргә, белем алырга исәбем, - диде Ильмир. Ә аның әнисе Раушания ханым: «Армия сафларында хезмәт иткәндә улым безне яхшы хәбәрләр белән генә сөендереп торды. Улым белән бик горурланам, сынатмады, йөзгә кызыллык китермәде! Дуслары да зурлап озаттылар, шулай ук каршы алдылар. Хөрмәт итүләре өчен рәхмәт. Аеруча рәхмәтемне күпфункцияле үзәк директоры Анна Шәрифҗановага белдерәсем килә. Озатканда да, каршы алганда да мәдәният йортында зур бәйрәм оештырды. Һәрвакыт улымның хәлен белеп торды, кайгыртучанлыгын белдерде, - дип сөйләде Раушания ханым безгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев