Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Софья Морозова Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленнән икенче урын яулап кайтты

27-30 июль көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Анда Россиянең 17 төбәгеннән һәм Татарстанның 6 районыннан килгән иҗат коллективлары, җырчы, сәнгатькәрләр - барлыгы 560 кеше катнашты. Районыбыздан «Питрау» коллективы һәм Кнәз авыл җирлегеннән «Айбагыр» ансамбле солисткасы Софья Морозова бу зур чарага бик җитди сайлау...

27-30 июль көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Анда Россиянең 17 төбәгеннән һәм Татарстанның 6 районыннан килгән иҗат коллективлары, җырчы, сәнгатькәрләр - барлыгы 560 кеше катнашты. Районыбыздан «Питрау» коллективы һәм Кнәз авыл җирлегеннән «Айбагыр» ансамбле солисткасы Софья Морозова бу зур чарага бик җитди сайлау узып чакыру алдылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Софья Морозова Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленнән икенче урын яулап кайтты. Ул анда «Пәнәче урамы», «Чуклы тал» җырларын башкарды, дип хәбәр иттеләр район мәдәният бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культура мәдәният Бөтенроссия татар фольклоры фестивале татар Фольклоры фестивале татар фольклоры