Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров юбилеена багышланган концерт узды

Узган җомгада Яңа Бүләк авылының мәдәният йортында «Син татарның моңлы сандугачы» исемле җылы эчтәлекле концерт узды. Ул мәшһүр җырчы, райондашыбыз Илһам ага Шакировның 80 яшьлек юбилеена багышланган иде.

- Илһам абыйның җырларын ишеткәч, үзеңне канатлы итеп хис итәсең. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. Күңел түрендәге иң нечкә кылларны кузгатып, үзенең матур тавышы белән җаннарга кадәр үтеп керә ала ул. Илһам иҗади дәрт, рухлану дигәнне аңлата. Димәк, кечкенә Илһамга исем кушканда ук, аның иң биек үрләрне яулап алачагы, татар халкының бөек җырчысы булачагы билгеле булган. Без, Яңа Бүләк авылы халкы, шундый легендар якташыбыз белән чиксез горурланабыз, - дип башлады концертны Яңа Бүләк авылы мәдәният йортының режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.

Илһам Шакировка багышланган чара салмак кына, үз көенә барды. Сәхнәгә беренчеләрдән булып Илһам аганың бертуганы Кыяметдин аганың улы Флүр Шакиров чыкты. Ул тамашачыларга «Кара урман» җырының ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Шулай ук Илһам Шакиров белән бәйле булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерде, җырчының «Җырларның сүзләре мәгънәле булырга тиеш» дигән гыйбарәсен кат-кат кабатлады. Үзе дә «Хушлашырга ашыкма» җырын башкарды.

Композитор Вәсим Әхмәтшин тамашачыларга курай моңын бүләк итте. Ә Яңа Бүләк урта мәктәбе директоры Сәлмән Әхмәтҗанов җырчы белән бәйле истәлекләрен яңартты. Шагыйрь Рубис Зарипов озак еллар дәвамында Теләнче Тамак авылының (даһи җырчыбыз анда урта мәктәпне тәмамлаган) бер урамына Илһам Шакиров исемен бирдерү хакында йөрүен сөйләде.

- 2000 елның 2 сентябрендә элеккеге Пушкин урамына тантаналы рәвештә Илһам Шакиров исемен бирделәр. Әлеге бәйрәмне һич онытасым юк. Минем шулай ук авылыбызга Илһам Шакиров белән бергә Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Вәлиевларның да килгәннәре исемдә. Авылыбызны гөр китереп, иң матур җырларын башкарган иде алар, - дип сөйләде Рубис Зарипов.

Концертта Яңа Бүләктән Гөлчәчәк Елисеева, Хамис Харисов, Иске Дөрештән Фәрит Әминов, Күктәк-Мирсәеттән Фирдәвес Идрисов, Теләнче Тамактан Кифая Вәлиева, Рәмилә Сәгъдиева тамашачыга иң матур җырларын бүләк иттеләр. Иске Теләнче авылыннан Назыйм Садыйков һәм тумышы белән Бай-Бүләк авылыннан Зәйтүнә Гайнуллина җанга үтеп керерлек итеп үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Илһам Шакировның туганы Камил Шакиров шулай ук хатирәләргә бирелеп, җырчының тормышын сөйләп үтте, матур да, моңлы да җырларын башкарды.

Күркәм чара Мәҗит Зәйнуллин сүзләренә һәм көенә иҗат ителгән «Яңа Бүләк» җыры белән төгәлләнде. Аны бөтен зал белән бергә Назир Гыймазетдинов башкарды.

- Райондашыбыз гына түгел, авылдашыбыз, безнең авыл урамнары буйлап йөргән, безнең чишмәләребез суын эчкән, без сулаган һаваны сулаган шундый бөек җырчыбыз белән без чын мәгънәсендә горурланабыз. Аңа алга таба да исәнлек-саулык, бәрәкәтле имин тормыш, күңел көрлеге теләп калабыз, - диде Яңа Бүләк авылы мәдәният йортының режиссеры Дилбәр Гыймазетдинова.

P.S. «Син татарның моңлы сандугачы» исемле концерттан фотоларны «Якты юл» газетасының Вконтакте (vk.com/club54482574 ) рәсми төркеменнән карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илһам Шакиров