Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашның борчулары, шатлыгы, уңышлары

Райондагы авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә.

Шунысын да әйтергә кирәк, райондашларыбыз җыеннарның әһәмиятен аңлыйлар һәм актив рәвештә катнашалар. Шилнәбаш авылында үткән җыенда авыл мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде (теркәлү буенча йөздән артык кеше). Елның иң салкын чорында үтә торган җыенда район башлыгы Фаил Камаев, район вәкилләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл халкы катнашты. 

Җирлек башлыгы Ольга Анатольевна Гончарова Шилнәбаш авыл җирлегенең 2022 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2023 елга бурычлары турында җентекләп сөйләде, агымдагы елда хәл ителергә тиешле мөһим социаль мәсьәләләргә аерым тукталды. 

– Шилнәбаш авыл җирлегенә Шилнәбаш, Тогаево авылы һәм 7 бакчачылык ширкәте керә. 2021 елда үткән халык җыенында кичекмәстән өч мәсьәләне хәл итү бурычы куелды. Мәктәп территориясе аша узучы газүткәргечкә һәм электр чыбыкларына комачаулаучы корыган, карт агачлар киселде. «Школьная» урамы буенча транспорт чараларының югары тизлектә хәрәкәт итүләрен кисәтү максатыннан юл хәрәкәте иминлеге буенча ясалма каршылык һәм юл билгеләре куелды. Авыл мәдәният йортына ремонт кирәк,  ул – күп чыгымнар таләп итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 миллион 500 мең сум күләмендә откан грант акчасына мәдәният йортының түбәсенә ремонт ясалды. Тулысынча ремонт 2024 елга планлаштырыла, – диде һәм авыл җирлегендәге үзгәрешләргә тукталды, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. – Авыл җирлегендә 464 хуҗалык булып бүгенгесе көнгә 1356 кеше теркәлеп яши, шуның 58,4% ы хезмәткә яраклы халыкны тәшкил итә. Авыл җирлегендә 29 шәхси эшмәкәр һәм 9 үзмәшгуль ил икътисадына сизелерлек өлеш кертә. Мисал өчен, «Академия вкуса» ҖЧҖе 80 кешене эш белән тәэмин итә һәм елына 1 миллион 800 мең торт эшләп сатуга чыгара. «Ильфат» КФХда 225 мең тавык асрала. Бу КФХда 9 кеше хезмәт куя. Тогаево авылындагы «Аристовых» КФХда сигез савым сыеры һәм 16 бозау асрала. Җирлегебездәге уңган кошчылар, терлекчеләр халыкны ит белән тәэмин итүдә зур өлеш кертәләр, салымнарын вакытында түләп баралар. Шунысын да әйтергә кирәк, сигез ел рәттән үзара салым программасында уңышлы катнашабыз. Узган ел халыктан 483 мең 750 сум үзара салым акчасы җыелды һәм республикадан 1 миллион 935 мең сум булып финансланып кайтты. Халык акчасы иң кирәкле проблеманы – су мәсьләлсен хәл итүгә тотылды – гомуми суммасы 1 миллион 450 мең сум тәшкил иткән яңа сукудыргыч башня куелды. Гомуми кулланылышта булган урыннарны – янгыннан соң сарай урыннарын чистарту һәм аларның калдыкларын утильләштерү, бу эшләрне башкару өчен махсус техника хезмәтенә түләүләр 596 мең 974 сум акча тотылды. Тротуар, җәяүлеләр күперен һәм «Школьный» урамындагы парковканы  төзекләндерү эшләренә 174 мең сум акча тотылды. Тогаево авылында «Центральная» урамы юлына вак таш алу өчен 195 мең сум акча бүленде. Үзара салым акчасын агымдагы елда да җыячакбыз. 

Җирлегебездә уңышлы эшләп килүче шәхси эшмәкәрләр, фермерлар ярдәме белән авылда бәйрәм чараларын тиешле дәрәҗәдә оештырабыз. Киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләргә, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә язсын, – диде авыл җирлеге башлыгы һәм авылны төзекләндерү, экологик проблемалар хакында сөйләде, 2023 елда башкарылырга тиешле эш планы белән таныштырды. Аннары сүз район белгечләренә бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Илмир Җәббаров район җирлегендә хезмәт куючы крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (КФХ, ЛПХ) дәүләт программасы буенча бирелә торган грантлар, субсидияләр турында җентекләп сөйләде. Грант, субсиядия белән кызыксынучы шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итү өчен тулы мәгълүмат бирде. 

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләрнең котыру чире белән авыру очраклары һәм кешегә зыян салулары хакында искәртте. Дуңгызларның «Африка чумасы» белән авыру ихтималын булдырмау юллары хакында сөйләде. Шәхси хуҗалыкларда асралучы малларны идентификацияләү буенча чиплар урнаштыру тәртибе хакында мәгълүмат бирде. Хуҗалыкларда асрала торган мал-туарларга хөкүмәт тарафыннан бирелә торган субсидияне бары тик терлекләрне идентификацияләп теркәткәч кенә алып булачагына басым ясады.

Район башлыгы традиия буенча 2023 елда җирлегебездә башкарылачак эш планы белән таныштырды. Аерым алганда: газлаштыру; «Челныводоканал»дан авыл җирлекләренә суүткәргечләр сузу этаплары; М – 7 трассасына әйләнеп чыгу (объезд) буенча юл төзелеше барышында авыл араларындагы юлларның өлешчә җимерелүе; «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ һәм Шилнәбашта эшләп килүче кошчылык белән шөгыльләнүче фермерларның тавык фермасыннан килгән сасы искә каршы чаралар күрүе һәм кошларның тизәген тиешле җиргә урнаштырулары хакында тәфсилләп сөйләде, кадрлар проблемасына тукталды.

Без – шәһәр яны районы, күпчелек авыл җирлеге халык саны һәм территориясе буенча кечерәк район үзәге кадәр. Хәзергесе вакытта районда 46,7 мең кеше теркәлеп яши. Быел беренче класска 512 бала укырга барды. Районда халык саны елдан-ел арта, шул сәбәпле төзелеш темплары да югары – 2022 елда 192 мең кв.метр торак төзелеп файдалануга тапшырылды. Бу – инфраструктураны үстерү бурычын алгы планга куя. Максатыбыз –социаль объектлар төзү буенча да югары күрсәткечләргә ирешү. Агымдагы елда: Ильбухтинода яңа ФАП; Новотроицкоеда 200 урынга исәпләнгән балалар бакчасы; Шилнәбашта 100 укучыга исәпләнгән мәктәп; Иске Дөрештә «Балкыш» балалар лагерын киңәйтү күздә тотыла. Кече Шилнәдә ял паркы төзү ике этапта башкарылачак һәм ул 2024 елда төгәлләнәчәк. Шул ук авыл җирлегендә халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча планда каралган эшләр башкарылачак. «Безнең ишегалды» Республика программасы буенча җирлекләрдә эш дәвам итәчәк.

Зәңгәр ягулык – алсу хыял түгел!

– Мин Тукай районына эшкә килгәндә иң четерекле, көнүзәк мәсьәлә – газлаштыру иде. Халык җыеннарында куелган иң төп мәсьәләл – газ кертү буенча булды. Республикада торак йортларга кадәр бушлай газ тоташтыру программасы (догазификация) дәвам итә, бүгенгесе көнгә безнең районда бу эш 50% ка башкарылды. Үткән ел 166,4 км газүткәргеч сузылды. Программа кысасында газ йортка кадәр китерелә, аны өй эченә кертүне һәркем үзе хәл итә. Йорт эченә газ керткәндә бирелә торган субсидияне кайбер төр категория гражданнар (Бөек Ватан сугышы ветараны, күпбалалы гаилә, инвалид бала тәрбияләүче, беренче төркем инвалид, авыр хәлдә яшәүче гаилә) алырга хокуклы. Моның өчен район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк.   

Су – яшәү чыганагы

Судан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Шәһәр яны районына хас булганча, бездә су чиста түгел. Артезиан суының да сыйфаты елдан-ел начарлана. Шуңа күрә халыкны чиста су белән тәэмин итүнең юлы бер генә - «Челныводоканал» ҖЧҖе белән хезмәттәшлек итү. Беренче проект буенча Кече Шилнә, икенче проект буенча Суровка, Новотроицкое, Комсомол, Шилнәбаш авыл җирлекләрен чиста су белән тәэмин итү күздә тотыла. Сезнең авыл җирлегендә бу проект буенча 2025 елда суүткәргеч төзелеп бетәчәк. ҖМенә хәзер дә җыенда шушы җирлектә яшәүче кеше суның сыйфатыннан зарланды. Ә кайберәүләр киресенчә, яңа сукудыргыч башня  куелгач суның сыйфаты яхшырды дип рәхмәт белдерә. Чынлыкта, яңа суүткәргеч башнядан килүче су эчәргә яраклы дип табыла.

Район башлыгы бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорады. Коммуналь хезмәт күрсәтү башлыгы: « Суүткәргеч торбалар алыштырылмаган урамда яшәүчеләр чынлап та суның начар булуыннан интегә. Суүткәргеч торбаларның карарлыгы калмаган. Аларны кичекмәстән алыштырырга кирәк!» дип чаң сукты. Район башлыгы суүткәргеч торбаларны алыштыру буенча республика программасына керү өчен аның проектын төзергә әмер бирде.

Юллар, чокырлар, һәм...

– Авыл юлларының җимерелүе хакында борчылуыгызны аңлыйм. М – 7 трассасына әйләнеп чыга торган 50 км өлеше безнең район территориясе аша уза. Бу – район һәм, әйтергә кирәк, республика икътисады өчен өчен дә әһәмиятле мәсьәлә, шуның белән беррәттән халыкны эш урыннары белән тәэмин итү дә. Ләкин, монда бер нюанс бар – безнең район җирлегенә керүче авыл юлларына сизелерлек зыян килә. Бу яктан күңелегез тыныч булсын – подрядчиклар федераль трассага чыгучы әйләнеп үтү юлын төзеп бетергәннән соң безнең юлларны тәртипкә китерәчәкләр: кайбер өлешен өр-яңадан салачаклар, кайбер өлешен төзекләндереп сафка бастырачаклар. 

Кадрлар – барысын да хәл итә

– Мәктәп тәмамлаучылардан: «Кем булырга телисең?» дип сорагач, күпчелеге: «Врач, юрист...» дип җавап бирә. Ә менә авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча белем алырга теләүчеләр – юк дәрәҗәсендә. Ә бит, авыл хуҗалыгы буенча яхшы белгеч әйбәт хезмәт хакы алып эшли. Мисал өчен, үз эшен белеп, югары дәрәҗәдә башкаручы белемле зоотехник, мал врачы 250 мең сум хезмәт хакы ала. Мәктәптә югары сыйныф укучылары арасында профориентация буенча педагоглар тарафыннан эш тиешле дәрәҗәдә алып барылса, бу яктан проблема булмас иде. Без белем алу буенча уку йортларына стипендиатлар җибәрү буенча максатчан эш алып барырга әзер. Студентларны уку чорында торак белән тәэмин итү, алдынгы хуҗалыкларда практика үтүләрен оештыру буенча бернинди киртә булмаячак. Укулары тәмамлангач эш урыны белән тәэмин итәчәкбез. Җирлегебездә балалар бакчасы, мәктзәпләр төзелә. Шул нисбәттән, мәктәп тәмамлаучылар да район икътисадына үз өлешләрен кертсеннәр. Менә залдан әни кеше физика укытучы булмау сәбәпле баласын шәһәр мәктәбенә йөртүе хакында әйтте. Укытучы кадрлар мәсьәләсен хәл итү турыдан-туры мәктәп директоры һәм район мәгариф идарәсенә кагыла. Бу мәсьәләне озакка сузмый хәл итегез. Мәктәп тәмамлаучыларны пединститутларга стипендиат итеп җибәрә алабыз, ФАПларны фельдшерлар белән тулыландыру өчен медицина колледжлары белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган укучыларны нәкъ шушы уку йортына җибәрү буенча планлы эш алып барыла. 

Икмәк – ил байлыгы

 – 2022 елда икътисадый күрсәткечләр буенча районыбыз республикада – дүртенче, ә авыл районнары арасында – беренче урынны яулады. Эре инвестор  – «Әнәк» агрофирмасы Бәтке авыл җирлеге территориясендә зур җир кишәрлеге (6 мең гектардан артык) алып чәчүлек җирләрне эшкәртә башлады. Бу – безнең район икътисадына сизелерлек өлеш кертәчәк дигән сүз. Үткән ел авыл хуҗалыгы өчен яхшы килде – 187 мең тонна иген уңышы җыеп алдык. Бу – игенчелек тармагында технологияләрне төгәл үтәү, минераль ашламаларны белеп һәм урынлы куллану һәм, иң мөһиме, игенчеләрнең тырышлыгы аркасында хасил булган байлык. Агымдагы ел уңышына яхшы нигез салдык.  Авыл хуҗалыгының мөһим тармагы – сөтчелек. Сөт савып алуны сизелерлек дәрәҗәдә арттыру бурычын куйдык. Моның өчен Венгриядән гольштино токымлы 500 сыер кайтару планлаштырыла. Бүгенгесе көндә районда тәүлегенә 97 тонна сөт савыла. Савым сыерларының баш санын арттыру өчен Бакчасарайдагы «Миннехуҗин» КФХна быелгы язда 400, «Ирек» ҖКна 150 баш гольштино токымлы таналар кайтару күздә тотыла.

Хәләл акчадан начар ис килми

Шилнәбаш авылында яшәүче авылда җилле көннәрдә сасы ис килүдән зарланды: «Якында гына «Чаллы-Бройлер», шуңа өстәп үзебезнең кошчылык фермасы... Алар – акча көри, ә безгә – сасы исе. Начар исне бетерү максатыннан аларда чистарту җайланмалары урнаштырылачакмы?» – диде ул. Район башлыгы Ф.Камаев: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖе һаваны чистарту җайланмасын һәм тавык тизәген утильләштерү буенча завод төзи башлады. Әлегә, азмы-күпме күңелгә ятышсыз ис килер инде. Дәүләт ЛПХ, КФХларда мөгезле эре терлекләр санын арттыру, кошчылыкны үстерү өчен грант, субсидияләр программасын уңышлы тормышка ашыра. Терлекчелек, кошчылык тармагын үстерү өчен Шилнәбаш җирлегендә шартлар да, урыннар да бар. Алар булдыклы хуҗаларны көтә, – диде район башлыгы. 

Тарифлар хакында

– Коммуналь хезмәтләр күрсәтү: газ, су, суүткәрү, көнкүреш калдыкларын төяп озату буенча буенча тарифлар үсә. Кайбер районнарда ул 9% тәшкил итсә, бездә су һәм суүткәрү буенча андый тариф юк, ә менә газ һәм электр буенча тариф 9% ка артты. Тарифларны республика билгели. Яр Чаллыдагы шикелле тарифлар бездә булмаячак, – дип район башлыгы халыкны тынычландырды. 

Бу – мөһим 

 – Җирлегебездә яшәүче 203 тукайлы мобилизаияләнде. Хәрби комиссариат (военкомат) белән берлектә мобилизацияләнүчеләр белән даими элемтәдә торабыз. Райондашлар аларга ярдәм күрсәтеп тора: әбиләр җылы оекбашлар бәйләп җибәрделәр. Волонтерлар  кирәк-ярак җыю буенча активлык күрсәтә. Ир-егетләребез исән-имин туган җиребезгә кайтсыннар дип дога кылыйк. Хәрбиләрнең гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Аларның сабыйлары балалар бакчасына бушлай йөри, укучылар өчен мәктәптә бушлай туклану оештырылды. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре мөлкәт налогыннан азат ителде, – диде район башлыгы һәм хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт иткән, махсус хәрби операциядә катнашкан шилнәбашлыларга катлаулы вазыйфаларын башкаруда түземлек, сәламәтлек, аларның гаиләләренә сабырлык теләде, барлык райондашлар исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев