Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шимбә көнне Сарман трактында ярминкә ачыла

Узган атнада авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яр Чаллы шәһәренең "Южный" агросәнәгатьпаркында үтте. Ә бу атнаның шимбәсендә ярминкә Сарман трактында рәсми рәвештә ачылачак. Районның җитештерүчеләре нигездә шунда эшләячәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәләрдә продукцияне гадәттәге бәяләрдән түбәнрәк итеп сатарга тәкъдим итә. Мәсәлән, кош итенең килограммы якынча 90-100 сум, сыер итенең...

Узган атнада авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яр Чаллы шәһәренең "Южный" агросәнәгатьпаркында үтте. Ә бу атнаның шимбәсендә ярминкә Сарман трактында рәсми рәвештә ачылачак. Районның җитештерүчеләре нигездә шунда эшләячәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәләрдә продукцияне гадәттәге бәяләрдән түбәнрәк итеп сатарга тәкъдим итә. Мәсәлән, кош итенең килограммы якынча 90-100 сум, сыер итенең - 220-230 сум, дуңгыз итенең - 180-190 сум, сарык итенең килограммы - 250 сум, беренче категорияле йомырканың дистәсе - 28 сум, сөтнең литры - 18 сум, атланмайның килограммы - 160 сум, шикәр комы - 28 сум, бәрәңге - 8-9 сум, кишер - 10-12 сум, кәбестә - 8-9 сум, суган - 10-12 сум, югары сортлы онның килограммы 18 сум булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкђ