Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашта бәйрәм уңаеннан Верка Сердючка чыгыш ясады

Шилнәбаш авылының «Нива» мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте. Чараны алып баручылар - Иван Володин белән Анжелика Пономарева ачып җибәрде. Алар тамашачыларга Петр һәм Феврония Муромскийларның тормыш юллары, мәхәббәт тарихлары турында сөйләде. Кичәдә күбесенчә мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Константин Титов, Анжелика Пономарева, Милена Һадиева, Елена Беспалова, Иван Володин, бәйрәм кунагы Ольга...

Шилнәбаш авылының «Нива» мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте. Чараны алып баручылар - Иван Володин белән Анжелика Пономарева ачып җибәрде. Алар тамашачыларга Петр һәм Феврония Муромскийларның тормыш юллары, мәхәббәт тарихлары турында сөйләде.

Кичәдә күбесенчә мәхәббәт турында җырлар яңгырады.

Константин Титов, Анжелика Пономарева, Милена Һадиева, Елена Беспалова, Иван Володин, бәйрәм кунагы Ольга Сорокина үзләренең иң матур җырларын бүләк итте. «Россияночка» вокал ансамбленең балалар төркеме үз өен тапкан песи турында җыр башкарды.

Ә зурлар төркеме җыелган халыкны «Деревенька» җыры белән сөендерде. «Родничок» бию коллективы кызлары тамашачылар игътибарына матур-матур биюләр тәкъдим итте.

Ә сәхнә түренә рус халкының популяр җырчысы Верка Сердючка булып киенеп Иван Захматов чыккач, бөтен кеше дәррәү килеп кул чапты, чыгышны зур кызыксыну белән карап утырды. Бу көнне бөтен кеше дә күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты, дип язган Шилнәбаш авылының мәдәният йорты директоры Анжелика Пономарева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев