Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаштан Розалия Шаһиәхмәтованың очып китәрдәй күбәләкләре

Рәссамның эшләре фотографияләре белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин. Шилнәбаш авылында туган Розалия Шаһиәхмәтова, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, төшенкелеккә бирелеп утырмый. Ул язган картиналарны күрсәң, беренче төркем инвалид димәссең. Ул үз гомерендә бер мәртәбә дә аягында йөрмәгән, шуңа өстәп, куллары да тулысынча эшләми. Ләкин, шуңа да карамастан, рәсемнәренә җан иңгән...

Рәссамның эшләре фотографияләре белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин.

Шилнәбаш авылында туган Розалия Шаһиәхмәтова, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, төшенкелеккә бирелеп утырмый. Ул язган картиналарны күрсәң, беренче төркем инвалид димәссең. Ул үз гомерендә бер мәртәбә дә аягында йөрмәгән, шуңа өстәп, куллары да тулысынча эшләми. Ләкин, шуңа да карамастан, рәсемнәренә җан иңгән кебек. Табигать күренешләре сурәтләнгән картиналарын карасаң, үзеңне шул яшеллек арасында йөргән кебек тоясың. Андагы кычытканнар сине чагар, күбәләкләренә кагылсаң, очып китәрләр кебек.

Республиканың танылган шәхесләре сурәтләнгән картиналары да бар Розалия Юмагалиевнаның. Коллекциясендә Президент Рөстәм Миңнеханов, танылган җырчы, атказанган артист Салават Фәтхетдиновның рәсемнәре урын алган. Картиналарга күз төшерүгә бу шәхесләрнең холкын ап-ачык итеп әйтеп була.

Розалия Шаһиәхмәтова, башка бик күп инвалидлар кебек үк, беркайчан да боегып утырмый. Андыйлар, кагыйдә буларак, үзләренә шөгыль табып кына калмыйлар, алынган эшләрен бар күңелләрен, йөрәк җылыларын биреп башкаралар, дип яза рәссам турында Илдар Кәшфиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев