Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкатьледән шәфкать яраладыр

Акылы, кыюлыгы, тәвәккәллелеге, булдыклылыгы һәм шәфкатьлелеге белән аерылып торган кешеләр була. Мәләкәс авылы фельдшеры - Акулина Петровна Архипова шундыйлардан. Ул безнең авылга Алабуга районы Үтәгән якларыннан 1 айга гына килгән кеше иде. Баксаң, гомерлеккә калган, күпме еллар узып киткән. Япь-яшь Акулина Петровнаның да инде чәчләренә чал кунган... Авылда шәһәрдәге кебек...

Акылы, кыюлыгы, тәвәккәллелеге, булдыклылыгы һәм шәфкатьлелеге белән аерылып торган кешеләр була. Мәләкәс авылы фельдшеры - Акулина Петровна Архипова шундыйлардан. Ул безнең авылга Алабуга районы Үтәгән якларыннан 1 айга гына килгән кеше иде. Баксаң, гомерлеккә калган, күпме еллар узып киткән. Япь-яшь Акулина Петровнаның да инде чәчләренә чал кунган... Авылда шәһәрдәге кебек түгел, төрле чак була. Кендек әбисе дә, психолог та, ашыгыч ярдәм дә булырга туры килә. Әле алай гынамы? Прививкасы да, чирләрне алдан кисәтү чаралары да, кешегә беренче ярдәм күрсәтү дә, халыкны дәвалау да алар кулыннан уза. «Һөнәрне белеп сайладым - ниятем кешеләргә кирәкле булу иде», - дип еш әйтә ул. Шулай шул: бер гомерне яшәми үтәргә дә, бер гомердә мең кат яшәргә дә була. Акулина Петровнага эшендә тормыш иптәше Иванның ярдәме дә нык тия иде. Хәзер генә ул ишегалды саен икешәр машина тора. Ә ул елларда авыруларны шәhәргә ире Иван белән илтә иделәр.

Мин үзем дә инде олы яшьтәге кеше. Шулай булгач, сырхау да бик ерак йөрми: менә байтак еллар инде бөерләрем белән интегәм. Моның ни икәнен башыннан үткән кеше генә беләдер. Көн дими, төн дими авыр чакта шәфкать туташына барып егылабыз. Акулина Петровна беркемне дә кире какмый: уколын кадый, авыртуны баса, киңәшен бирә. Дөрес, эше шул, диючеләр булыр. Әмма табигатьтән бирелгән шәфкатьлелек, күңел киңлеге, миһербанлылыктан башка хөрмәт хисе яулап булмый. Ә Акулина Петровнага эш дәверендә сынауларның төрлесен узарга кирәк булды. Аңа булган ихтирам-рәхмәтемне шигырь юллары аша җиткерәсем килә.

Ак халатың һәрчак иңеңдә,
Гел яхшылык синең уеңда.
Керәсең дә бер елмаясың,
Нур чагыла авыру йөзендә.
Ераклардан сине безгә,
Язмыш үзе монда җибәргән.
Кашың кыйгач, йөзең кояш,
Яшьлек дәртең әле сүнмәгән.
Бер канатым сынды диеп,
Моңсу уйлар уйлама.
Тормыш юлы сикәлтәсез үтми,
Үткәннәргә борылып карама.
Хезмәтеңдә тырыш булдың,
Тугры булдың биргән антыңа.
Чәчкә тотып, гөлләр кочып,
Баш иярлек синең каршыңда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев