Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Шәфкать»кә торналар һәм физкультура җанатарлары килде

Әйтик, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә викториналар, уен-конкурслар уздырылды. Аны үзәкнең социаль эшләр буенча белгече Гөлназ Шәвәлиева оештырды. Әлеге чарада 38 бала катнашты. Иң элек күңелле музыка белән һәммәсе дә көнне җиңел күнегүләрдән башлап җибәрделәр. Аннары балалар дүрт командага бүленеп, командаларның исемен, шигарен уйлап тапты. Шул рәвешле спорт ярышларында...

Әйтик, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә викториналар, уен-конкурслар уздырылды. Аны үзәкнең социаль эшләр буенча белгече Гөлназ Шәвәлиева оештырды. Әлеге чарада 38 бала катнашты.

Иң элек күңелле музыка белән һәммәсе дә көнне җиңел күнегүләрдән башлап җибәрделәр. Аннары балалар дүрт командага бүленеп, командаларның исемен, шигарен уйлап тапты. Шул рәвешле спорт ярышларында «Дельфин», «Җиңүчеләр», «Елмай», «Бер адым алга» дип исемләнгән командалар үзара көч сынашты. Башта барлык команда әгъзаләре ясалма сазлыктагы каршылыклар аша узды, аннары скакалка белән, капчыкта, бер аяк белән йөгереп, «Физик культура» дигән интеллектуаль викторинада да катнаштылар. Әлеге күңелле старт уеннары күз ачып йомганчы, бик күңелле үтте.

Шулай ук «Шәфкать»тә 5-6 август көннәрендә «Без тынычлык өчен», «Спартакиада» дигән атом коралын файдалануга каршы оештырылган үзенчәлекле ике чара уздырылды.

Спартакиаданы волонтерлар Руслан Фәткуллин белән Иван Соловьев оештырды. Махсус спартакиадада 47 бала катнашып, үз вакытын күңелле һәм файдалы үткәрде. Велокросс һәм мини-футбол этапларыннан торган спартакиадада матур гадәт буенча дуслык җиңде. Кызлар һәм малайлар командаларына грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды. Әлбәттә, әлеге чара спорт ярышлары белән генә чикләнеп калмады. 6 август көнне үзәк белгечләре балаларга атом коралы турында, 1945 елның 6 августында аңа бәйле булган фаҗига хакында сөйләделәр. Аннары Хиросима вакыйгалары турында документаль фильм күрсәттеләр. Әлеге көнгә әзерләнгән «Күктәге торналар» акциясе кысаларында балалар үз куллары белән ясалган торналарны «Татарстан» совхоз поселогында яшәүчеләргә тараттылар. Атом коралына каршы үткән әлеге чара викторина, спорт ярышлары, татлы призлар тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев