Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәһәрдә тагын субсидиягә документлар җыя башлыйлар

Чаллы халкы март башыннан тагын җылылыкка субсидия алуга социаль яклау органнарына документлар тапшыра башлаячак. Бу хокуктан, элеккеге кебек үк, бер кешегә туры килгән керем 30 мең сумнан артмаган гаиләләр файдалана алачак. Документларны яңарту май тәмамланганчы дәвам итәчәк. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә белдерелде. Кайда һәм кайсы көнне килергә...

Чаллы халкы март башыннан тагын җылылыкка субсидия алуга социаль яклау органнарына документлар тапшыра башлаячак. Бу хокуктан, элеккеге кебек үк, бер кешегә туры килгән керем 30 мең сумнан артмаган гаиләләр файдалана алачак. Документларны яңарту май тәмамланганчы дәвам итәчәк. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә белдерелде. Кайда һәм кайсы көнне килергә кирәклеге хакындагы мәгълүматны чаллылылар гыйнвар аеның исәп-хисап кәгазендә алды инде. Бу юлы документлар тапшырганда узганындагы кебек ыгы-зыгы булмас дип ышандыралар. Мәсәлән, республика буенча алганда, 15кә өстәп тагын 9 кабул итү пункты ачылган. Искәртеп үтәбез, җылылыкка субсидия алу өчен документлар җыю Тукай районына кагылмый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субсидия