Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шахмат һәм шашкалар буенча район беренчелеге үтте

8 гыйнвар көнне Яр Чаллының шахмат һәм шашкалар клубында шахмат, шашкалар буенча район Беренчелеге һәм Чемпионаты үтте.

Ул мәктәп укучылары, укытучылар, инвалидлар һәм ветераннар арасында физик культураның атказанган хезмәткәре Тәлгать Бәхтигәрәев призларына үткәрелде. Турнирда барлыгы 16 мәктәп, шул исәптән 80нән артык кеше катнашты. I урынны - Мусабай-Завод, II урынны - Иске Абдул, III урынны Кече Шилнә мәктәбе укучылары яулап алды.
Физик мөмкинлекләре чикле булганнар арасында да ярыш көчле булды. Шахмат буенча I урынга Ярия Зыятдинова белән Язкәр Ганиев (икесе дә Теләнче Тамактан), II урынга Галина Семенова (Түбән Суыксу) белән Николай Дячков чыктылар. Шашкалар буенча Яңа поселогыннан Лидия Удовенкога тиңнәр булмады.
Шахмат һәм шашкалар буенча авыл җирлекләре арасында да көчле ярышлар алып барылды. Монда I урынга - Мусабай-Завод, II урынга - Новотроицкое, III урынга Теләнче Тамак авыл җирлекләре лаек булды.
Сүз уңаеннан, Тәлгать Бәхтигәрәев үзе турнирда катнашкан иң олы катнашучыларга, алар - Теләнче Тамак авылыннан Ярий Зыятдинова белән Язкәр Ганиев, һәм иң кечкенә катнашучыларга - Комсомолец поселогыннан Полина Кутенева белән Бордыдан Валентин Черновка махсус бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев