Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез сайлауга ни өчен барасыз?

Кәүсәрия Хафизова, Күзкәй авылының ветераннар советы рәисе: - Миңа калса, сайлаулар бик җитди, һәркемнән зур җаваплылык сорый торган мөһим чара. Сайлау ул - кирәклесен, теләгәнеңне сайлап алу дигән сүз. Быелгы Президент сайлауларында кемгә тавыш бирергә кирәклеген яхшы беләм - җавабым әзер, карарым ныклы. Сайлауларга зур өметләр баглыйм. Чөнки белеп торабыз...

Кәүсәрия Хафизова, Күзкәй авылының ветераннар советы рәисе:

- Миңа калса, сайлаулар бик җитди, һәркемнән зур җаваплылык сорый торган мөһим чара. Сайлау ул - кирәклесен, теләгәнеңне сайлап алу дигән сүз. Быелгы Президент сайлауларында кемгә тавыш бирергә кирәклеген яхшы беләм - җавабым әзер, карарым ныклы. Сайлауларга зур өметләр баглыйм. Чөнки белеп торабыз республикада икътисадый нигезне үстерү, төбәгебезне кызыклы итү өчен күп эшләнә. Казанда Бөтендөнья Универсиадасын уздырганга ике ел вакыт узды, ә күңелләрдә аннан калган яктылык, горурлык хисе яши. Спортның су төрләре буенча күптән түгел узган Дөнья чемпионатында ике йөзләп илдән вәкилләр килде дип яздылар. Бу бит республикабызны дөньяга танытуда биниһая зур роль уйный. Даны барның - өмете, киләчәге бар диләр. Киләчәктә дә халык бердәм сайлаган Президентыбыз, аның командасы Татарстаныбызның төбәкләр арасындагы алдынгы урынын саклап калу, халыкның тормышын-яшәешен яхшырту, республиканың социаль-икътисадый мөмкинлекләрен киңәйтү буенча алынган сәяси курс уңышлы дәвам иттерелер дип ышанам. Сайлауларга, әлбәттә, барам, һәр тавыш игътибарга лаек икәнен яхшы беләм.


Фатыйма Абдуллина, Колыш авылы, хезмәт ветераны:

- Сайлаулар авыл җирендә элек-электән үк күңелле бер вакыйга буларак үтә. Иртәдән үк халык, матур киемнәрен киеп, бәйрәмгә баргандай бара сайлау участогына. Үзешчәннәр әзерләгән концертны карап, ял итеп кайтасың. Кандидатлар берничә, кайсына тавыш бирергә, ил-көнебезне киләчәктә яхшырак итү, тормыштагы проблемаларны хәл итү, илне, төбәкне үстерү өчен тырышлыгын куя аламы, халык белән бер булып, аралашып эшли аламы бу кандидат? Уйланасың, чагыштырасың, кемгә тавыш бирергә икәнен бары үзең хәл итәсең. Бүгенге тормышыбыз зарланырлык түгел, шөкер, тик яхшылыкның чиге юк. Мин аз булса да каләм тибрәтүче кеше (район газетасына мәкаләләр, шигырьләр язгалыйм). Районыбыз күпмилләтле, тату яшәвебез белән горурланырлык, әлбәттә. Ләкин милләтебезне исән калдыру, милли телебезне саклау өчен дәүләт югарылыгында кискен чаралар күрергә дә кирәктер. Күп кенә татар гаиләләрендә ана телендә аралашу бетеп бара. Динне дә, телне дә, гореф-йолаларны да саклыйсы иде. Киләчәк буын динебезгә күнгән, гореф-гадәтләрне саклаучы, телебезгә, халкыбызга тугры булып үсә икән, киләчәк, һичшиксез, якты булыр. Күңелемдәге шул теләкләр белән барам сайлауга.


Гөлфидә Гыйниятуллина, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе:

- Ветераннар - җәмгыятебезнең иң актив катламы, аларның берсе генә дә илебездә, республикабызда һәм районыбызда бара торган үзгәрешләргә, икътисадый һәм сәяси хәлгә битараф түгел. Сайлауларда да тавышларын, әлбәттә инде, халык арасында хезмәтләре белән танылган, абруй казанган, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен армый-талмый тырышып эшләүче кандидатларга бирәчәк.

Үткән чорда ветераннарыбызның һәм инвалидларның тормыш шартларын яхшырту, үз мөмкинлекләреннән чыгып, хезмәткә һәм җәмәгать үсешенә, спортка җәлеп итү буенча күптөрле чаралар гамәлгә ашты.

Быелгы катлаулы урып-җыю эшләрендә генә дә ике йөздән артык ветераныбыз катнашып, мул уңышны җыеп алуга үзеннән зур өлеш кертте. Ә башка тармакларда эшләүчеләрен дә кушсак, бер меңнән артык ветераннарыбыз актив хезмәт куя. Сугыш һәм тыл ветераннарының яшәү шартлары белән даими кызыксынып торабыз. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан тузган торакта яшәүчеләрне, хөкүмәт программасы нигезендә, тулысынча яшәү өчен уңайлы фатирлар белән тәэмин иттек. Тик бер нәрсә күңелне тырмап тора. Инде тормышларыбыз да көйләнде, сугыш ветераннары игътибар, кайгыртучанлык белән чорнала, әмма сугыш ятимнәре әле һаман читтә кала бирә. Һәр ел саен Җиңү көнен өмет белән көтәләр алар. Ул өметләр дә аклансын иде. Аларның гомер юлы - тормыш мәктәбе, ватанпәрвәрлек өлгесе. Өлкән буын тәҗрибәсенә таянып, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез.

Хөрмәтле өлкәннәребез илебез иминлеге һәм тыныч тормыш, бәхетле киләчәк хакына сайлау участокларына һәрвакыттагыча беренчеләрдән килеп тавышларын бирерләр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев