Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез сайлауга ни өчен барасыз?

Гомәр Хәйруллин, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе: - Үткән сайлаулардан соң узган кыска гына вакыт арасын күз алдыннан үткәрәм дә республикабыздагы һәм районыбыздагы күптөрле уңай үзгәрешләр белән горурланам. Татарстаныбызның Россиядә әйдәп баручы республикага әйләнүенә, аның дөньякүләм ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрүенә, халкыбызның мәдәнилегенә, эш сөючәнлегенә, кунакчыллыгына чиксез шатланам. Районыбызда...

Гомәр Хәйруллин,
агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе:

- Үткән сайлаулардан соң узган кыска гына вакыт арасын күз алдыннан үткәрәм дә республикабыздагы һәм районыбыздагы күптөрле уңай үзгәрешләр белән горурланам. Татарстаныбызның Россиядә әйдәп баручы республикага әйләнүенә, аның дөньякүләм ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрүенә, халкыбызның мәдәнилегенә, эш сөючәнлегенә, кунакчыллыгына чиксез шатланам. Районыбызда да, илдә дә хөкем сөргән икътисадый кризиска карамастан, авырлыкларны җиңеп, халкыбызның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен күптөрле эшләр башкарыла. Басуларыбызда яхшы уңыш үстерелде. Авылларыбызның йөзе күзгә күренеп матурая, яңадан-яңа йортлар, балалар бакчалары, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт корылмалары салына, ял парклары ачыла. Хезмәт кешесенә тулы эш һәм ял шартлары тудырыла. Тавышымны халык мәнфәгате өчен армый-талмый эшләүче, республикабызның дәрәҗәсен халыкара мәйданга чыгаручы кандидат өчен бирәчәкмен.

Гүзәл Хөсәенова,
гаилә фермасы башлыгы:

- Ирем Раушан белән күмәк хуҗалыклар таркалгач, Калмаш авылында гаилә фермасы оештырып, үз эшебезгә тәвәккәлләп алындык. «Чаллы-Бройлер» җәмгыятеннән чебиләр алып, аларны тавыклар итеп үстерәбез, тереләй дә, ит итеп тә сатабыз, йомыркасын да җитештерәбез.

Кошларыбызның саны ишәйгәч (аларның саны хәзер 10 меңгә җитте), Калмаш авылында ташландык бинаны сатып алып, эшебезне ныклап җәелдердек. Махсус проектларда, грантларда катнашырга тырышабыз. Күптән түгел республикада гаилә фермалары грантында катнашып, беренчелекне алдык һәм шактый суммада грант оттык. Бу исә кәефебезне тагын да күтәреп җибәрде.

Авылда җиң сызганып эшләгән, үз эшен булдырган фермерларга да, гади кешеләргә дә эш җитәрлек. Дәүләт андыйларга булышу ягында. Мин киләчәккә зур өметләр баглап, башланган эшебезнең уңышлы буласына, авылларыбызның яшәрүенә, ныгуына ышаныч белән сайлауларга барам.

Наил Нуретдинов,
«Чаллы яшелчәсе» җәмгыяте баш зоотехнигы:

- Һәр сайлауда катнашам. Ул бит минем Конституциядә каралган хокукым. 13 сентябрьдә Республикабыз Президентын һәм авыл җирлекләренә депутатлар сайлыйбыз. Моны һәркем зур вакыйга итеп көтә, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Әлбәттә инде, минем тавышым илдә тынычлык тудырып, республика икътисадын һәм халыкның тормыш-көнкүрешен ныгыту өчен тырышучы, балаларыбызның киләчәге өчен кайгыртучы кандидатлар ягында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев