Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрь ахырында урам яктырыр дип вәгъдә итәләр

ТР Хөкүмәт йортында узган атналык шимбә киңәшмәсендә авылларда һәм поселокларда урамнарны яктырту буенча программа гамәлгә керәчәк дип хәбәр ителде. "Урамнарны яктырту мәсьәләсенә килгәндә, бездә хәлләр яхшы түгел. Программаны эшләтеп җибәрергә кирәк," - дип белдерде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Әлеге эшне башкарган чакта энергосаклагыч технологияләрдән файдаланырга кирәк, дип тә ассызыклады. Редакциянең...

ТР Хөкүмәт йортында узган атналык шимбә киңәшмәсендә авылларда һәм поселокларда урамнарны яктырту буенча программа гамәлгә керәчәк дип хәбәр ителде. "Урамнарны яктырту мәсьәләсенә килгәндә, бездә хәлләр яхшы түгел. Программаны эшләтеп җибәрергә кирәк," - дип белдерде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Әлеге эшне башкарган чакта энергосаклагыч технологияләрдән файдаланырга кирәк, дип тә ассызыклады.

Редакциянең электрон почтасына әлеге темага кагылышлы бер хат та килде. "Безнең Татарстан поселогының бер генә урамында да ут янмый. Кичке сәгать җиделәрдән соң кибеткә дә чыгып булмый - караңгы. Әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итегезче,"- дигән эчтәлекле хатны безгә Әлфия исемле автор җибәргән. Хәлгә аңлатма бирүен сорап, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Беловага мөрәҗәгать иттек. "Бүгенге көндә поселокның ике төп урамында гына ут бар. Бу Мәктәп һәм Попов урамнары. Моңа кадәр авылда ут юк иде. Акча түләмәү сәбәпле, аны өзеп киткәннәр иде. Бар бурычларыбызны түләгәч, менә янә урамнарыбыз яктырып китте. Техник шартларга кагылышлы килешүне төзегәннән соң, сентябрь ахырларында башка урамнарда да ут булачак", - диде ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X