Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Селфи куркыныч була аламы?

Соңгы арада үз-үзеңне фотога төшерү вакытында (селфи) яшьләр арасында бәхетсезлек очраклары арту сәбәпле, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре әлеге темага махсус дәрес уздырды. Анда 9-14 яшьләрдәге, җәмгысы унҗиде бала катнашты. Очрашу барышында без балаларга һәм яшүсмерләргә уңышсыз чыккан селфи фотоларының җыелмасын күрсәттек. Сүз уңаеннан, аларның күңелле, кызык булуыннан...

Әйтик кыргый хайваннар, автомагистральләрдә, тимер юлда, гадәттән тыш хәлләр вакытында саксызлык һәм аңсызлык нәтиҗәсендә ясалучы әлеге селфи-фотолар кеше тормышы өчен зур куркыныч тудыра. Бу хакта очрашуда катнашучы балалар белән кызыклы әңгәмә килеп чыкты. Аның ахырында без селфи кеше гомеренә янамаса, әлеге шөгыльгә бәйлелек тудырмаса, әлбәттә, бу нормаль, хәтта кызыклы күренеш дигән уртак бер фикергә килдек. Очрашуны исә күңелле видеофильм карау, Россия эчке эшләр бүлегенең селфига кагылышлы буклетын тәкъдим итү белән тәмамланды, дип хәбәр итте «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Эльмира Закирова.

P. S. Фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев