Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәгыйдуллиннар гаиләсендә каз өмәсе гөрләп узды

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Кнәз мәдәният йортының «Айбагыр» фольклор коллективы җитәкчесе Валентина Сәгыйдуллинаның өендә каз өмәсе булып узды.

«Каз өмәсе» - салкыннар җиткәч һәрбер авыл җирлегендә үткәрелә торган матур йола. Авылларда әле хәзер дә күпләп каз асраучылар бар. Каз мамыгыннан түшәкләр, мендәрләр ясыйлар. Аларны бүләк итеп туган-тумачага өләшәләр яки кәләш бирнәсенә әзерләп куялар. Каз канатларын исә тәмле камыр ризыклары пешергәндә майлау өчен файдаланалар. Каз итеннән тәмле-тәмле ризыклар пешерәләр, якын кешеләрне сыйлыйлар. Туйларда да еш кына яңа кавышканнарга бүләккә пар казлар алып киләләр.

Сәгыйдуллиннар гаиләсе ел саен 25-30 каз асрый. Быел да авылдашларын, күрше-күләннәрен җыеп, каз өмәсе үткәрделәр алар. Кунакчыл хуҗаларның өенә өмәгә җыелган хатын-кызлар көлешә-көлешә, хатирәләргә бирелеп, казлар йолкыдылар. Аннары исә купшы киемнәр кигән хатын-кызлар ап-ак каз түшкәләрен көянтәләренә элеп, күл буена төшеп киттеләр. Бозлы чиста суда казларын тагын бер кат юдылар, чайкадылар. Күл буенда өмәгә тагын да ямь өстәп өмәчеләргә үзләренең иң матур җырларын, биюләрен «Айбагыр» фольклор коллективы үзешчәннәре бүләк итте.

Киләсе елга да Сәгыйдуллиннар гаиләсендә казлар мул, тормышлары түгәрәк, үзләре исән-имин булсыннар дигән теләкләр тели-тели гореф-гадәтләрне саклаучылар күл буена төшүчеләр юлына каз канатларын сиптеләр. Өмәче хатын-кызлар исә рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, бәйгеләрдә катнаштылар.

Күл буеннан кайтучы кунакларны өйдә мул сыйлы табын көтә иде. Өмәчеләр каз итеннән пешерелгән ашны, шулай ук тәмле итеп пешерелгән каз итеннән авыз иттеләр. Аннары каз мае белән майланган коймаклар белән чәй эчтеләр. Өйнең хуҗабикәсе табын артында җыелган яшь буынга күркәм йоланың ничек барлыкка килү тарихын сөйләп китте. Кунакчыл Сәгыйдуллиннар өендә шау-гөр кичкә кадәр тынып тормады, дип яза Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев