Сарык асраучылар арта
Соңгы елларда районда сарык асрауга игътибар артты. Бу эш белән нигездә фермер хуҗалыклар шөгыльләнә. Әйтик, Биклән авылындагы "Эделбай-Поволжье" фермер хуҗалыгында 1271 нәселле курдюк сарыклары асрала. "Әлеге хуҗалык аша республика районнарына йөзләрчә нәселле терлек саттык", - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультаты Н. Сәфәргалиев. Районда Таулар авылыннан Г....
Соңгы елларда районда сарык асрауга игътибар артты. Бу эш белән нигездә фермер хуҗалыклар шөгыльләнә. Әйтик, Биклән авылындагы "Эделбай-Поволжье" фермер хуҗалыгында 1271 нәселле курдюк сарыклары асрала. "Әлеге хуҗалык аша республика районнарына йөзләрчә нәселле терлек саттык", - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультаты Н. Сәфәргалиев. Районда Таулар авылыннан Г. Хәмәтдинов, Останковадан Г. Хөснетдинов, Иштирәктән М. Закиров, Кызыл Байрактан А. Шайхиев гаиләләре дә сарык үрчетү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә районда сарыклар саны 2161 башка җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев