Салымың түләнмәсә, пеня өстәлә
Милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк иде. Район финанс-бюджет палатасы мәгълүматларына караганда, 30 ноябрьгә район буенча милек, җир һәм транспорт салымының 54 проценты җыелган.
Авыл җирлекләре арасында Яңа Бүләк 75,6 процент күрсәткече белән башкалардан алда тора. Ә иң түбән процент – 39 – Комсомолец авыл җирлегенеке. Салым төрләренә килгәндә, җир өчен түләүләр әйбәтрәк бара. Әйтик, Бәткедә җир салымының 86,9 проценты, Яңа Бүләктә 86,6 проценты, Теләнче Тамакта 85,1 проценты җыелган. Район буенча уртача күрсәткеч – 66 процент. Бүген декабрьнең икенче көне. Кичәге көннән салым бурычларына пеня өстәлә башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев