Якты юл
  • Рус Тат
  • Салымнары түләнмәгән тукайлылар җәйге ялларын чит илдә үткәрә алмаска мөмкин

    2015 елда Тукай районы буенча суд приставлары 4 млн 748 сум күләмендә салым һәм җыемнарны мәҗбүри рәвештә түләттергән. Бүгенге көндә мондый төр бурыч суммасы район буенча 38 миллионнан артык исәпләнә. ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлеге башлыгы, өлкән суд приставы Анна Самуткина хәбәр итүенчә, 6 очракта бурыч хисабына 3...

    2015 елда Тукай районы буенча суд приставлары 4 млн 748 сум күләмендә салым һәм җыемнарны мәҗбүри рәвештә түләттергән. Бүгенге көндә мондый төр бурыч суммасы район буенча 38 миллионнан артык исәпләнә.
    ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлеге башлыгы, өлкән суд приставы Анна Самуткина хәбәр итүенчә, 6 очракта бурыч хисабына 3 миллион сумлык милеккә арест салынган. Банклар һәм кредит оешмаларындагы акчалардан 4 миллион сумны түләттерү турында 500 гә якын карар чыгарылган. Бурычлыларның счетына акча килгән очракта, алар бурыч хисабына күчерелә.
    Бурычы булган 300 кешегә карата транспорт чарасын теркәүне тыючы карар чыгарылган (ягъни бурычлы кеше автомобилен сата, бүләк итә һ.б.гамәлләрне башкара алмый).
    Салым түләмәгән 220 кешенең бурычларын керемнәре, ягъни хезмәт хакы яки пенсиясеннән алып калачаклар.
    Бурычлы кешеләргә карата моннан тыш чит илгә чыгуны чикләү кулланылырга мөмкин. Җәйге яллар якынлашу сәбәпле, Тукай районы суд приставлары бурычларны түләү зарурлыгы турында искәртә. Моның өчен шушы хезмәткә яисә салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    фото http://gazeta-rvs.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: