Салкыннар тагы да көчәя
Республиканың бу көннәрдә көчле төньяк антициклоны йогынтысында калуы сәбәпле, һава температурасы тиешле нормадан якынча 10 градуска түбән тора. Ләкин шулай булуга да карамастан, сөенечкә, районда салкын тидереп авыручылар саны арту сизелми, ди районның баш санитар табибы Фәргать Гыйззәтуллин. Узган атнада мондый диагноз белән табибларга мөрәҗәгать иткән 98 кеше теркәлгән. Шуларның...
Республиканың бу көннәрдә көчле төньяк антициклоны йогынтысында калуы сәбәпле, һава температурасы тиешле нормадан якынча 10 градуска түбән тора. Ләкин шулай булуга да карамастан, сөенечкә, районда салкын тидереп авыручылар саны арту сизелми, ди районның баш санитар табибы Фәргать Гыйззәтуллин. Узган атнада мондый диагноз белән табибларга мөрәҗәгать иткән 98 кеше теркәлгән. Шуларның 41е - 14 яшькә кадәрге балалар. Мәктәпләрдәге һәм балалар бакчаларындагы җылылык режимы - бүлекнең даими контролендә. Әлегә районның барлык мәгариф учреждениеләрендә дә әлеге күрсәткеч нормада, алар барысы да гадәти режимда эшли.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә салкыннарның тагы да көчәюе көтелә. Бүген төнлә уртача температура 25-30 градус салкын булды, кайбер урыннарда 37 градуска кадәр җитте. 1 февральдә көндез салкынлык 21-26 градус булыр дип фаразлана. Атна ахырына кадәр явым-төшемсез аяз һава, төнлә уртача - 25-27, көндез 16-20 градус салкын булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев