Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәлак булган милиционер Айдар Биктимеровны искә алдылар

21 апрельдә Сәмәкәй авылында зур вакыйга - һөнәри бурычын үтәгәндә җинаятьчеләр кулыннан гомере өзелгән милиция өлкән лейтенанты, Батырлык ордены кавалеры Айдар Гайнемөхәммәт улы Биктимеров яшәгән йортка беркетелгән мемориаль тактаны ачу тантанасы булды.

1995 елның апрель төне. Участок инспекторы Биктимеровларның өендә телефон шалтырый. Биш ел эшләү дәверендә андый хәлләр еш булганлыктан, Айдар җәһәт кенә киенә, тик менә әнисенең генә нидер сизгәндәй, күңеле урынында түгел. Улы аны юатып, озак йөрмәскә вәгъдә итеп, төнге караңгылыкка чума. Тик бу аның туган өеннән соңгы тапкыр чыгып китүе була -тәвәккәл егет кораллы җинаятьчеләргә каршы ташлана. Көчләр тигез булмый шул. Кыю милиционер дәүләт милкен урлаучыларның корбаны була. Шулай итеп, тыныч көннәрдә Айдарның ике сабые, хатыны, әти-әнисе кадерле кешеләрен югалта.

Айдар Гайнемөхәммәт ул 1968 елның февралендә Сәмәкәй авылында дөньяга килә. Шушы авылның сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, укуын Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында дәвам иттерә. Ләкин ул Армия сафларында хезмәт итеп, солдат чыныгуы алып кайткач, милиция сафларында хезмәт итәргә ниятли. Тынгысыз, кешеләргә ярдәм итәргә әзер торган инспектор кыюлыгы, тәвәккәллеге белән аерылып тора. Фаҗига буласы төндә дә ул, ике дә уйлап тормыйча, җинятьчеләргә каршы ташлана. Көчләр тигез булмый - төн тынгылыгын ярып ыңгырашкан тавыш ишетелә, башы чәрдәкләнгән егет җиргә ава...

Ул хәлләрдән соң нәкъ 20 ел вакыт үтте, ә батырлык онытылмый. Аны һәр яз саен авылдашлары, туганнары, хезмәттәшләре олылап искә ала. Ятим калган сабый балалар да балигъ булганнар: улы бүген армия сафларында хезмәт итә, кызы кияүгә чыгып, бәби үстерә. Һөнәри бурычын үтәгәндә һәлак булган бабалары белән алар да горурланыр әле...

Мемориаль тактаны ачу тантанасына килүчеләр, бер минут тын калып, Айдарны искә алдылар, аның исеменә, шундый ул үстергән әти-әнисе исеменә бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Бу сагышлы тантанада район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

- Ярый әле Айдар кебек кыю, тәвәккәл егетләребез бар. Полиция хезмәткәрләре көне-төне халыкның тыныч тормышы сагында. Алардан башка яшәешебезне күз алдына китереп булмый. Батырлык онытылмый, ул якты маяк кебек, менә шушы егетләребезгә матур бер өлге булып тора, - диде Васил Гариф улы.

Тантанада районның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, район эчке эшләр бүлегеннән Андрей Пономарев, Айдарның әнисе Фәрүзә апа, хатыны Фирүзә, сеңлесе Айсылу чыгыш ясады.

27 яшендә атылган йолдыз кебек, үзеннән соң якты эз калдырып киткән Айдар Биктимеров авыл тарихы сәхифәләрендә якты урын алып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев