Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сафка да тезелеп йөрделәр, җырлар да башкардылар

Районыбызда сафка тезелеп йөрү һәм җырлар башкару буенча смотр-конкурс үтте. Анда үзләренең осталыкларын урта сыйныфларда укучы балалар күрсәтте. Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексына Яңа поселогы, Яңа Бүләк, Биклән, Шилнәбаш авылларыннан яшүсмерләр килгән иде. Смотр-конкурсның зона сайлап алу турында беренчелекне яулаган әлеге яшьләр финал өлешенә дә ныклап әзерләнгәннәр. Конкурсантлар жырладылар...

Районыбызда сафка тезелеп йөрү һәм җырлар башкару буенча смотр-конкурс үтте. Анда үзләренең осталыкларын урта сыйныфларда укучы балалар күрсәтте. Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексына Яңа поселогы, Яңа Бүләк, Биклән, Шилнәбаш авылларыннан яшүсмерләр килгән иде. Смотр-конкурсның зона сайлап алу турында беренчелекне яулаган әлеге яшьләр финал өлешенә дә ныклап әзерләнгәннәр. Конкурсантлар жырладылар да, зур төгәллек белән маршировканы да башкардылар.

Мәртәбәле жюри әгъзалары үз бәясен биргәндә командирның эшен, сафта йөрү алымнарының үтәлешен, җырны тиешле дәрәҗәдә башкаруны һәм конкурстантларның киемнәрен дә игътибарга алды. Командаларның бер сафта төз итеп басып торулары, Россия Федерациясенең Дәүләт әләмен алып чыгу, Россия гимны яңгырау - болар барысы да конкурска аерым бер тантаналык өстәде. Нәтиҗәдә беренчелекне Биклән мәктәбе укучылары яулады. Икенче урында - Шилнәбаш, өченче урында - Яңа Бүләк мәктәбе укучылары, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

P.S. Газета саны басмага әзерләнгәндә, Биклән мәктәбе укучыларының сафка тезелеп йөрү һәм җырлар башкару буенча смотр-конкурсның республика зона этабында катнашканнарын белдек. Алабугада үткәрелгән әлеге бәйгедә райондашларыбыз төрле район һәм шәһәрләреннән килгән көндәшләре арасында тиешле дәрәҗәдә үзләрен күрсәтә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрбипатриотик тәрбия