Сабантуйның булмыйдыр ул үткәне, хәзергесе...
– Халкыбызның милли бәйрәме язгы кыр эшләре тәмамлангач hәр авылда үтә иде. Ат арбасына төялеп Калмашка, Иске Гәрдәлегә, Калмиягә бара идек. Гөрләтә идек авылларны! Эх, бар иде күңелле чаклар! – дип искә ала яшь вакытларын Гөлфия апа Мәхмүтова.
Гөлфия Кыямовна ишле гаиләдә туып-үскән. Әтисе Кыям гомер буе Минзәлә районы Кама колхозында ат караган, әнисе Наҗия мал табибы булган.
– Безнең әткәй яшьли сугышны күргән кеше. Аның бер аягы юк иде. Протез да кия алмады. Җиңел агачтан ясалган җайланма куеп, «аяклы» булып колхозда эшләп йөрде. Ул эшләгән чорда аның карамагында 150шәр баш колын, бия, тай булыр иде, – дип сөйли ул.
Сабантуй җиткәндә элек тә, хәзерге кебек үк, атлар җигеп, сөлгеләр тагып, гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, өйдән-өйгә кереп бүләк җыйганнар. Бүләк дигәне гадәттә я метрлы ситцы, я баш яулыгы, я чигүле сөлге, я йомырка булган.
Гөлфия апаның әтисе Кыям абый да бәйрәмнең алыштыргысыз бизәгенә – ат чабышына алдан ук әзерләнгән. Ул чорда ат чабышын авыл халкы аеруча яратып караган. Гадәттә Кыям абый авылдашларын, Сабантуй кунакларын сокландырыр өчен чабышка токымлы җигүле атларны сайлый торган булган.
– Чабышта атлар җиңел сулыш алсын hәм аларның тыннары киңәйсен өчен әткәй 15 йомырканы сытып, туглап, пыяла шешәләргә тутыра, шуны чабышка барасы атларның hәрберсенә эчертә иде. Ел саен 15әр атны чабышта катнаштырды. Атларны Минзәлә, Әгерҗе районнары авылларына да алып барды. Сабантуйда гармун тавышын ишетүгә атларның «биеп» торулары әле дә истә, – ди Гөлфия апа.
Балачагында хәтеренә аеруча уелып калганы – Сабантуенда иң азактан килгән чабышкыга самовар бүләк итүләре. Әйе, кытлык заманында мондый бүләк гаҗәеп күренеш булгандыр.
Бәйрәмнең тагын бер бизәге – көрәш. Гөлфия апаның сөйләвенчә, элек көрәшнең кагыйдәләре башкачарак булган.
– Башта бала-чага көрәшә иде. Аннары – урта яшьтәгеләр. Соңыннан инде өлкәннәргә чират җитә. Көрәшкә hәрвакыт гәүдәгә, яшькә карап кертәләр иде, – ди Гөлфия апа.
Сабантуй мәйданында түгәрәккә җыелып милли җырлар җырлаганнары, рәхәтләнеп татар халык көйләренә биегәннәре дә истә аның.
– Бәйрәм тиз генә бетми иде әле. Йомырка кабып йөгерү, шешәгә утырып энә саплау, көянтәләр белән чишмәдән су алып кайтулар дәвам итә. Төнге 12гә кадәр гармунчыларны тыңлап кич утыралар иде. Урман чикләвеге ашап, көнбагыш чиртеп таңны каршылаулар бик матур мизгелләр булып күңелгә кереп калган. Ел буена көтеп алынган күңелле бәйрәм белән берәүнең дә тиз генә саубуллашасы килми иде, – дип сагынып сөйли Гөлфия апа.
Гөлфия Мәхмүтованың хатирәләрен Алена Фазылова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев