Руль артында – кечкенә йөртүче
Чаллы – Казан трассасында алты яшьлек машина йөртүче сәгатенә 130 километрга кадәр тизлек белән юлда барган.
Аның әнисе, янында утырып, әлеге вакыйганы видеога төшереп, моны социаль челтәрләргә урнаштырган. Яшь шоферның әнисе улы белән горурлана һәм кечкенә малайның автомобиль йөртүен бер дә куркыныч дип санамый, бу нормаль күренеш, ди.
Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган. тикшерү эшләре бара, ул Россия Федерациясе Тикшерү комитеты контролендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев