Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рухи хәзинәбез сагында

Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Сосновый Бор поселогындагы «Сафлык» мәчетендә мөнәҗәтләр кичәсе үткәрделәр. Бу чара беренче тапкыр гына уздырылса да, халык байтак килгән иде.

Әлеге үзенчәлекле кичәнең мәчеттә үткәрелүенең хикмәте шунда, мөнәҗәт ул - дини тезмә әсәр, Аллаһка ялыну, мактау сүзләре әйтү, бакыйлык, фани дөнья хәлләре турында фикерләү. Татар халкы элек-электән мөнәҗәтләр әйткән, кайгылы чакларда, илгә афәт килгән мәлләрдә мөнәҗәтләр чыгарганнар, бергәләшеп көйгә салганнар. Үзенчәлекле халык иҗатының күпчелеге бүгенге көннәргә кадәр сакланмаган. Шулай да безнең мөнәҗәтчеләребез аларның байтагын тапкан, өйрәнгән һәм күңелләр кабул итәрлек аһәң белән яңгыраттылар.

Бу очрашуның максаты - милләтнең рухи хәзинәләрен барлау, аларны халыкка кире кайтару. Мөнәҗәтчеләребез Дания Шәйхразиева, Хәлимә Насеева, Рабига Акмалова, Мөстәбширә Гыйльманова, Флүрә Нуриева, Җәмилә Хөрмәтуллина, Нурҗиһан Зиннәтуллина, Рәмзия Шәйхетдинова, Мөнҗия Низамиева, Фәридә Шакирова эчтәлекле, күңел кылларына кагыла торган мөнәҗәтләр тапканнар һәм аларны бик матур мәкамә белән башкардылар.

Дания Шәйхразиева «Сафлык» мәчетенең төзелү тарихын сөйләде. Әхәт Аитовның мөселман дине кануннары турындагы вәгазе дә үтемле булды. Ахырдан Рәзинә Аитова мөнәҗәтчеләргә истәлек бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

P. S. Мөнәҗәтләр кичәсеннән күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев