Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән ачыктан-ачык сөйләшәчәк

Рөстәм Миңнеханов «Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» форматында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак. Чара 10 июньдә Казанда үтә. Республика җитәкчеләренең бизнес вәкилләре белән очрашуын бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов оештыра. Эшмәкәрләр Президентка тиз арада хәл итүне сораган проблемалары турында җиткерә алачаклар. Рөстәм Миңнехановка сорауларны җибәрү өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки заявканы RT@ombudsmanbiz.ru...

Рөстәм Миңнеханов «Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» форматында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак. Чара 10 июньдә Казанда үтә. Республика җитәкчеләренең бизнес вәкилләре белән очрашуын бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов оештыра. Эшмәкәрләр Президентка тиз арада хәл итүне сораган проблемалары турында җиткерә алачаклар.

Рөстәм Миңнехановка сорауларны җибәрү өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки заявканы RT@ombudsmanbiz.ru электрон адресына юлларга кирәк. Шулай ук аларны (843) 203-44-17 телефонына шалтыратып әйтергә була. Заявкалар 27 майга кадәр кабул ителә.

«Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Казандагы очрашу бишенчесе булачак. 2015 елның августында үткәрелгән диалог вакытында эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановка 30дан артык сорау биргән иде. Анда мобиль сәүдәне көйләү, шәхси индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыкларын үстерү, шәхси балалар бакчаларына ярдәм итү, табигый монополияләргә тарифлар турында актуаль мәсьәләләр күтәрелде. ТР Президенты эшмәкәрләр белән бу рәвешле сөйләшүнең уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп үтте. «Мондый форматта сөйләшүне дәвам итәргә кирәк. Син нинди дәрәҗәдәге чиновник булуыңа карамастан, муниципальмы, республика дәрәҗәсендәме, - теләсә нинди тәнкыйтьне кабул итә белергә тиешсең, мин бу турыда күп мәртәбәләр әйтә киләм. Без тыңларга һәм карарлар кабул итәргә тиеш», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршында эшләүче вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов та үз фикерен белдерде. «Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты буенча ике еллык хезмәтнең төп нәтиҗәсе - хакимият органнарының эшмәкәрлеккә карашының төптән үзгәрүе. Бүген без властьның эшмәкәрләргә ачык була баруын күрәбез. Беренче затлар эшмәкәрләрдән кергән авыр сорауларны кабул итәргә һәм оператив карарлар чыгарырга әзер. Күп кенә ведомство җитәкчеләре мөстәкыйль рәвештә бизнес вәкилләре белән очраша, консультацияләр оештыра, алар белән турыдан-туры эшли башлады. Татарстанның барлык эшмәкәрләрен проектта актив катнашырга, сорауларын Президентка җибәрергә чакырам», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев