Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның өч кешесенә мактаулы исем тапшырды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның өч кешесенә «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырды.

Шул хактагы указ ТР Президенты сайтында урнаштырылган. РФ Эчке эшләр министрлыгы Тукай районы буенча бүлегенең сорау алу бүлеге башлыгы, полиция майоры Светлана Бикулова; ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының эш башкару һәм режим идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Ленар Гомәров; Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча тикшерү идарәсенең 17нче «Ямашев» полиция бүлеге хезмәт күрсәтә торган территориядә җинаятьләрне тикшерү бүлеге башлыгы, юстиция подполковнигы Динар Закиров әлеге мактаулы исемне йөртәчәк.

Документта әйтелгәнчә, хезмәткәрләр әлеге исемгә «эчке эшләр органнарындагы тырыш хезмәте, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга өлеш керткәне өчен» лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев