Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Росреестр идарәсе интернет буенча да кабул итә

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе гражданнарга яңа төрле хезмәт тәкъдим итә - "Интернет челтәрен кулланып видео кабул итү". Хәзер теләгән һәркем видео кабул итүдә катнаша һәм идарә эшенә кагылышлы сорауларын бирә ала. Һәр атнаның сишәмбесендә дәүләт җир контроле турындагы сорауларга идарә җитәкчесе урынбасары Артем Петрович Костин җавап бирәчәк. Ә һәр...

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе гражданнарга яңа төрле хезмәт тәкъдим итә - "Интернет челтәрен кулланып видео кабул итү". Хәзер теләгән һәркем видео кабул итүдә катнаша һәм идарә эшенә кагылышлы сорауларын бирә ала. Һәр атнаның сишәмбесендә дәүләт җир контроле турындагы сорауларга идарә җитәкчесе урынбасары Артем Петрович Костин җавап бирәчәк. Ә һәр пәнҗешәмбе саен милекчелек хокукына дәүләт теркәвенә кагылышлы сорауларны идарә җитәкчесе урынбасары Альберт Марат улы Хәйретдиновка бирергә мөмкин. Видеорежимда кабул итү 15.00дән 16 сәгатькә кадәр бара.
Видеоэлемтә түләүсез Skype программасы ярдәмендә башкарыла. Россреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге белән бәйләнешкә керү өчен әлеге программаны үзегезнең компьютерга урнаштырырга һәм Skype челтәрендә теркәлергә кирәк. Шунысы мөһим, компьютерыгызга микрофон һәм веб-камера куелган булырга тиеш.
Программаны җибәрү өчен менюның иң өстәге юлында "Новый контакт" исемлегендә "Контакты" дигәнне сайлагыз, "rosreestr.tatarstan" дип җыегыз һәм "Найти"га басыгыз. Аста туры килгән бүлек исемлекләре чыгар, кирәген сайлап, "Добавить" сүзенә басарга. Шуннан соң Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе "Skype" тәрәзәсенең сул почмагында контактлар исемлегендә чыга. Шалтырату өчен, исемлектәге тиешле контактны сайларга һәм "Видеозвонок" дигәнгә басарга.
Видео кабул итүдә катнашу өчен заявка бирергә кирәк. Заявка rosreestrto16@mail.ru электрон адресына җибәрелә. Анда фамилия, исем, атагызның исеме, Skype логины, телефон номеры (өйнеке һәм кәрәзле), электрон почта адресы һәм бирергә теләгән соравыгыз күрсәтелә. Заявкаларны шулай ук 8(843) 533-24-27 телефон/факс (Костин А.П. өчен) һәм 533-24-25 телефоны, 533-25-55 факсы (Хәйретдинов А.М. өчен) аша да бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев