Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор: Татарстанда 20 проценттан артык кешенең коронавируска иммунитеты бар

Ведомство россиялеләрнең яңа төрдәге Covid-19 коронавиурс инфекциясенә популяцион иммунитетын бәяли.

Татарстанда 20 проценттан артык кешенең яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә иммунитеты бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство россиялеләрнең коронавируска популяцион иммунитетын бәяли. Илнең 23 төбәгендә 65 меңнән артык тест үткәргәннәр, тагын өч төбәктә тикшеренү төгәлләнеп килә. Аларның һәркайсында 2,8-3,2 мең кешене тикшергәннәр.

Татарстанлылардан тыш, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Әстерхан, Ленинград һәм Төмән өлкәләрендә яшәүчеләрдә иң югары популяцион иммунитет булуы ачыкланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев