Әрләшүләр никахны бозамы?
Дөнья булгач, барысы да була. Кайвакыт ир белән хатын арасында бер-береңне аңлап бетермәүләр, үпкәләүләр һәм әрләшүләр дә очрый.
Әрләшүләр никахны бозамы? Юк, үзара аңлашылмаучанлыклар никахны бозмый. Мондый очракта никахны яңарту таләп ителми.
Никах ир-егет тарафыннан талак әйтелгән очракта гына бозыла. Шуңа да ир кеше хатынына "мин сине аерам", "талак сиңа" дигән сүзләрне әйтүдә сак булырга тиеш, дип яза "Дин вә мәгыйшәт".
Расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: "... Аерылу - Аллаһ тарафыннан иң сөйкемсез хәләл булган гамәлдер".
Гомер бер генә бирелә. Насыйп ярларыбызның кадерләрен белеп, бер-берләребезне рәнҗетмичә яшәргә язсын!
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев