Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт әйтә торган көн

«1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнен җиренә җиткереп уздыру безнең өчен олы җаваплылык ул. Күпмедер дәрәҗәдә җитәкче буларак өлгергәнлек күрсәткече дә, – ди Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева. – Чөнки бүгенге өлкәннәр тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә тоеп, илебез үсешенә фидакарь хезмәтләрен куйган лаеклы кешеләр. Кызганыч, өлкәннәребез җәмгыятьтә үзгәрешләр дулкынына эләгеп тә аз кыйналмады. Бүген аларның кадерли һәм хөрмәтли, күңелен күреп, рәхмәт әйтә торган көн».

Мусабай-Завод авыл җирлегенә караган Ташкичү авылында 61 пенсионер яши. Күпчелеге колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. Аларны президент программасы буенча берничә ел элек кенә төзелгән авыл клубына чәй табыны артына җыйдылар. Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары концерт күрсәтте. Ә иң мөһиме – пенсионерлар бергәләп аралашып, сөйләшеп утырды. Авыл җирлеге депутаты Фәрит Гыйззәтуллин өлкәннәргә күчтәнәчләр әзерләгән, бәйрәмгә килүчеләрнең моңа да бик күңелләре булды. 
Мусабай-Завод авылында өлкәннәр өчен бәйрәм оештыруга депутат Илназ Салихов булышты. Монда да бәйрәмне истә калырлык итеп уздырдылар. Мондый тантаналар һәр җирлектә узды. Куркынычсызлык чараларын күреп, әлбәттә. Моннан тыш, хуҗалык, предприятие, идарә, бүлек җитәкчеләре дә үз пенсионерларын хөрмәтли. 
Быел коронавирус куркынычы булу аркасында Иске Дөреш авылының «Балкыш» лагере базасында Халыкара өлкәннәр көненә планлаштырылган бәйрәмнән баш тарттылар. Ветераннарыбызга әзерләнгән бүләкләрне таратып чыгачаклар. Хакимияттә эшләп пенсиягә чыккан кешеләрне дә быел җыймаска булдылар. Алар да бүләксез калмаячак. 
Район башлыгы Фаил Камаев Өлкәннәр көне чараларын уздыруга аеруча җитди карарга кирәклеген искәртте. Бер генә өлкән кешебез дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел, диде ул. Тукай районы – данлыклы район, монда талантлы, булдыклы кешеләр яши. Киләсе елда районның күркәм юбилее – 45 еллыгы. Районның оешуында да, үсешендә дә өлкәннәребез зур көч куйган. Бүген аларга рәхмәт әйтә торган көн. 
Халык белми әйтми: «Җәмгыятьнең төзеклеге өлкәннәргә мөнәсәбәткә карап билгеләнә», дип. Дөрес, без никадәр казанышларга ирешсәк тә, аның нигезендә ата-бабаларыбыз кабул иткән матди һәм рухи кыйммәтләр ята.

/ Фото Фәридә Әгъләжевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев