Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«РИТЭК» җәмгыяте бәйге игълан итте

Министрлар Кабинетында үткән видеоконференциядә республикада «Лукойл» җәмгыятенең VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының башлануы игълан ителде. Әлеге бәйгене республикада «Лукойл»га керүче «РИТЭК» җәмгыяте үткәрә. Быел конкурс проектлары: «Экология», «Рухият һәм мәдәният», «Спорт», «Җиңү» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Бәйгедә дәүләтнеке булмаган оешмалар, дәүләт, муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, мәгълүмат чаралары катнаша ала....

Министрлар Кабинетында үткән видеоконференциядә республикада «Лукойл» җәмгыятенең VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының башлануы игълан ителде. Әлеге бәйгене республикада «Лукойл»га керүче «РИТЭК» җәмгыяте үткәрә. Быел конкурс проектлары: «Экология», «Рухият һәм мәдәният», «Спорт», «Җиңү» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Бәйгедә дәүләтнеке булмаган оешмалар, дәүләт, муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, мәгълүмат чаралары катнаша ала. VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының грантлар фонды быел 25 миллион сум тәшкил итә. Конкурста җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү бу елның сентябрь аенда үтәчәк. Бәйгенең положениесе белән тулырак «РИТЭК» җәмгыяте сайтында, http://www.ritek.ru/node/18 адресы буенча танышырга мөмкин.
фото http://www.advis.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев