Якты юл
  • Рус Тат
  • Риф Имамов: «Язмыш дигәнгә ышанмыйм, кеше үз язмышын үзе кора»

    25 декабрьдә районыбыз һәм республика күләмендә абруй казанган җитәкче, «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» Риф Хәниф улы Имамов үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Ул җитәкләгән «Гигант» хуҗалыгы республика авыл хуҗалыгы берләшмәләре рейтингында беренче бишлектә. Хуҗалык агымдагы елда 180 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереп, 120 миллион сумлык сөт, ит, ашлык...

    Берничә ай гына эшләрмен дип килгән идем

    - 2000 елда «Гигант» хуҗалыгына җитәкче булып килгәндә монда озак эшләрмен дип уйламаган идем, - ди бүген Риф Хәниф улы. Аны бирегә «Ремсельбурвод» оешмасында директор булып эшләгән җиреннән чакырып алалар. Ул вакытта район хакимияте Аппарат җитәкчесе Ильяс Әхмәтшин, район башлыгы Роберт Шакуров аны озак үгетли. Риф Имамов инде бу вакытка ун елга якын - «Ремсельбурвод» оешмасы директоры, үзен эштә күрсәткән җитәкче. Хезмәттәге уңышлары өчен «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия. Кыскасы, гади генә итеп әйткәндә, урыны әйбәт, абруе да җитәрлек. Кайда да булса күчеп йөрүнең һич кирәге юк кебек. Шулай да күндерә алалар аны. Әлбәттә, республикага данлыклы Социалистик Хезмәт Герое, күп санлы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән Нәҗип ага Зиатдиновтан соң хуҗалыкны ышанычлы кулларга тапшырырга кирәк була. Бу инде әлеге вазыйфага керешкән Риф Имамов өчен дә зур җаваплылык. Ләкин Актанышның Пучы авылында туып үскән, Казан авыл хуҗалыгы институтында белгечлек алган, республиканың Актаныш, Әгерҗе районнары хуҗалыкларында агроном, ул вакытта гөрләп торган «Весенний» яшелчәчелек хуҗалыгында цех башлыгы булып эшләгән егет шулай да үзен сынап карарга була.

    Җиңне әйбәт сызганырга туры килә аңа. Тормыш бер урында гына тормый, күмәк хуҗалыклар базар мөнәсәбәтләре шартларында бик тиз аксый башлый. Зур шәһәр янда гына, белгечләр күбрәк һәм җиңел акча эзләп шул тарафка карый. Хуҗалыкны яшәтү, кадрларны саклап калу өчен җитештерүне, акча керемен арттырырга кирәк.

    - Беренче биш ел бик авыр булды, - дип искә ала Риф Имамов. - Әкренләп түләүләрне яптык, аякка нык бастык. Тора-бара кредитлардан баш тарттык. Хәзер инде бары тик үзебез эшләгән акча исәбенә яшибез, техниканы яңартабыз, төзелешләр алып барабыз, барысы да - үзебезнең исәптән.

    Җитәкче сөтчелекне хуҗалыкның төп локомотивы дип саный. Бүген хуҗалыкта 2000 баш терлек бар, шуның 660 башы савым сыерлар. Хуҗалыкка сөт сатудан көн саен 190-200 мең сум акча кереп бара. Ит җитештерүдә тәүлегенә уртача 800 граммнан артык артым алалар, ниятләре аны 1000 граммга җиткерү. Агымдагы елда 5352 тонна бөртек җитештергәннәр. «Гигант» быел орлыкчылык белән дә шөгыльләнә башлады. Бу юнәлешне дә керемле диләр. Риф Хәниф улы моннан да табыш алырга исәпли. Быел ул бик шәп итеп, ындыр табагын, ашлык киптергечләр эшләтте. Алар тулысынча механикалаштырылган. Бу төзелешләргә 10 миллионга якын акча сарыф ителгән. Хуҗалыкка кайчан гына килмә ниндидер яңалык, үзгәреш күрәсең. Авыл хуҗалыгы машиналарын да яңартып торалар. Хуҗалыкта кыйммәтле һәм шул ук вакытта югары җитештерүчән ике «Макдон» чапкычы, ике «Акрос», бер «Ягуар» комбайны бар иде. Быел тагын бер комбайн, ике МТЗ тракторы алырга исәплиләр.

    Шунысы да куанычлы, республикада гамәлдә булган программаларда актив катнашалар алар. Быел фермаларны реконструкцияләү буенча республика программасы кысаларында 450 баш терлеккә исәпләнгән ике торакны яңарттылар. Хуҗалык җитәкчесе белән сөйләшкәндә киләсе елда да бу эшне дәвам итәргә ниятләүләрен әйтте. Исәбенә керсә, морадына ирешә торган җитәкче ул Риф Хәниф улы.

    «Гигант»ка эшкә килергә 30 гаилә чират көтә

    Кадрлар барысын да хәл итә. Тапталган, Совет заманыннан ук калган әйтем булса да, аның бүген дә әһәмиятен югалтканы юк. Бер карлыгач яз китерми дисәләр дә, сәләтле кадрдан күп нәрсә тора.

    - Эшемне хуҗалыктагы белгечләрне урыннарында калдыру өчен шартлар тудырудан башладым, - ди Риф Хәниф улы. - Барлык проблемаларны уртага салып сөйләшеп, бергәләп хәл итәбез. Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда барлык белгечләр дә бар. Алар транспорт белән тәэмин ителгән. Хезмәт хакларын вакытында түләгәч, эш шартларын булдыргач, алардан эш тә сорап була.

    Хуҗалыкта механизаторларга, терлекчеләргә дә кытлык юк. Эшчеләр өчен бар уңайлыклары булган йортлар салалар. Былтыр шулай - 7, быел 5 гаиләне тораклы иттеләр. Фатир биргәндә шарт та куела, гаиләдән икесе дә хуҗалыкта эшләргә тиеш. Ун елдан соң йортлары үзләренә кала. Бу төзелешләр дә бары тик хуҗалык исәбенә башкарыла. Утын, газын, суын кертү белән һәр йорт 3 миллион 800 меңгә төшә икән. Хуҗалыкка килгәндә бу йортларны үземнең дә карап йөргәнем бар. Тыштан ук заманча эшләнгән алар. Үзебезнең авылдагы күршеләрдән яхшы беләм. Вәсимә һәм Нәкыйп Вәлиевларның кызлары Айгөл ире Ирек белән әнә шулай «Гигант»ка эшкә урнашты. Менә дигән йортка урнаштылар. Тырышып эшләп йөриләр, оныкларны әби-бабай үстерешә. Барысы да бик канәгать.

    Кыскасы, бу хуҗалыкта эшләгән кешенең кадере бар. Уртача хезмәт хакы - 20 мең сум, ул вакытында бирелә. Хуҗалык җитәкчесе аны арттыру юлларын эзли. Ел саен Сабан туенда, Яңа ел бәйрәме алдыннан хезмәткәрләргә рәхмәт әйтеп, премияләр тапшыралар. Бу күркәм гамәл быелгы Яңа елда да башкарылачак.

    Соңгы елларда Чаллы район җирләренә таба нык үсә. Шәһәргә якын хуҗалыклар моның уңайсызлыгын нык сизә. Чәчүлек җирләр җитми. Бүген «Гигант» хуҗалыгы да әнә шундый «кысылган» хәлдә. Әмма булган җир һәм мөмкинлекләрдән, булдыра алганча, тулы куәтенә файдаланып эшлиләр. Шушы шартларда да хуҗалык җитәкчесе үз юлын, үз кыйбласын тапкан. Үзе дә, хуҗалыгы да нык басып тора. Киләчәктә дә аларга уңышлар, ирешкәннәренең бәрәкәтен күреп яшәргә язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: