Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикакүләм Коръән уку бәйгесендә яшь тукайлылар да белемнәрен сынаячак

Иртәгә Чаллыда балаларның 20 нче Коръән уку бәйгесе үткәрелә. Ул ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә Чаллыда уза. Оештыручылары - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" Дини-эшмәкәрлек Үзәге. Үткәрелү урыны - шәһәрнең иң зур намаз залына ия булган "Ак мәчете" (Яңа Шәһәр, 2/14, "Ак...

Иртәгә Чаллыда балаларның 20 нче Коръән уку бәйгесе үткәрелә. Ул ел саен укучыларның язгы каникул чорында республика күләмендә Чаллыда уза. Оештыручылары - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы шәһәре мөхтәсибәте һәм "Ислам нуры" Дини-эшмәкәрлек Үзәге. Үткәрелү урыны - шәһәрнең иң зур намаз залына ия булган "Ак мәчете" (Яңа Шәһәр, 2/14, "Ак мәчет" тукталышы. 38-67-02 - "Ак мәчет" имам-хатыйбы).
Бәйгедә 15 яшькә кадәрге, көндезге мәдрәсәләрдә укымаучы, Коръәнне тәҗвид белән укый белүче ир һәм кыз балалар катнаша.
Бәйге малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым үткәрелә. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнә. Ул түбәндәге юнәлешләр буенча туплана:
1. Коръәнне тәҗвид илә карап уку: 0 - 12 балл.
2. Коръәнне тәҗвид илә яттан уку: 5 - 12 балл.
3. Мәкам: 1 - 3 балл.
4. Мөселманча киенеш, үз-үзеңне тотыш: 1 - 2 балл.
Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнә. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә. Кызлар һәм малайлар арасындагы иң яшь катнашучыларга шулай ук призлар бирелә.
Әлеге бәйгедә районыбызның Мусабай Завод, Теләнче Тамак, Таулы Дөреш, Шилнә, Яңа Сарайлы авылларыннан 10 бала катнашачак, дип хәбәр итте Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов.
фото http://nabchelny.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев