Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикабызда «IT-чемпион» конкурсы 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Республикабызда 18 марттан «IT-чемпион» конкурсына старт бирелде. Әлеге бәйге 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның оештыручылары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Исегезгә төшерәбез, uslugi.tatarstan.ru хезмәт күрсәтү порталында зурларны теркәгәч, мәктәп баласына 1 балл бонус бирелә. Иң күп балл җыйган һәм барлык дәүләт...

Республикабызда 18 марттан «IT-чемпион» конкурсына старт бирелде. Әлеге бәйге 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның оештыручылары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Исегезгә төшерәбез, uslugi.tatarstan.ru хезмәт күрсәтү порталында зурларны теркәгәч, мәктәп баласына 1 балл бонус бирелә. Иң күп балл җыйган һәм барлык дәүләт түләүләрен әлеге портал аша түләгән яшүсмерләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

«IT-чемпион» конкурсы ике этапта уза. Бүгенге көндә бәйгенең икенче этабы үтә, ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. «IT-чемпион» конкурсы «Иң актив мәктәп укучысы» һәм «Иң актив мәктәп» номинацияләре буенча үткәрелә. «Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә иң күп балл җыйган яшүсмерләр смартфоннар белән бүләкләнәчәк. Ә «Иң актив мәктәп» исемен алган белем бирү учреждениесына интерактив җиһаз комплектлары тапшырылачак.

Районыбызның 24 мәктәбеннән барысы да республикакүләм конкурста 100 процент катнаша. Иң активлар рәтендә Яңа Бүләк, Мусабай-Завод, Сәмәкәй, Иске Абдул, Борды, Калмаш, Кнәз, Боерган, Комсомолец һәм Шилнәбаш мәктәпләре. Татарстанның лидер мәктәпләре арасында безнең районнан Борды урта мәктәбе алдынгылар рәтендә бара. Мәктәп барлыгы 14023 балл җыйган. Район мәгариф бүлеге методисты Сания Дәүләтшина биргән мәгълүматларга караганда (15 октябрьгә статистика), безнең район Татарстан Республикасының бөтен районнары арасында беренче урыннарда бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев