Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнендә районның ике авыл җирлеге яңа автомобильле булды

Муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика күргәзмә-конкурсында районның Күзкәй һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләре җиңүчеләр арасына кергән иде. 30 августта, республика көнендә, Казанда Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Дипломнарны һәм «Шевроле Нива» автомобиле ачкычларын җирлек башлыкларына Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Әлеге конкурс республикада инде...

Муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика күргәзмә-конкурсында районның Күзкәй һәм Түбән Суыксу авыл җирлекләре җиңүчеләр арасына кергән иде. 30 августта, республика көнендә, Казанда Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Дипломнарны һәм «Шевроле Нива» автомобиле ачкычларын җирлек башлыкларына Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Әлеге конкурс республикада инде бишенче елын үткәрелә. Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакировның билгеләп үтүенчә, быел бәйгедә катнашырга 200 гариза кергән булган, алар 11 критерий буенча бәяләнгән. Кункурс үтәкрелә башлаганнан бирле җиңүчеләргә 1100дән артыграк машина тапшырылган.
фото www.auto-trading.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев