Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнендә районда һәм шәһәрдә нинди чаралар үтә?

29 август көнне Бордыда Спас келәү йорты төзелүгә 125 ел тулу уңаеннан, Казаннан священник отец Павелның килүе көтелә. Юбилей программасы кысаларында бәйрәм литургиясе, авыл бәйрәме, шулай ук беренче сыйныфка укырга баручы балаларны мәктәпкә озату уздырылачак. 6+ 29 август көнне Түбән Суыксуда спорт мәйданчыгын үз эченә алган яңа парк тантаналы рәвештә...

29 август көнне Бордыда Спас келәү йорты төзелүгә 125 ел тулу уңаеннан, Казаннан священник отец Павелның килүе көтелә. Юбилей программасы кысаларында бәйрәм литургиясе, авыл бәйрәме, шулай ук беренче сыйныфка укырга баручы балаларны мәктәпкә озату уздырылачак. 6+

29 август көнне Түбән Суыксуда спорт мәйданчыгын үз эченә алган яңа парк тантаналы рәвештә ачылачак. Шулай ук ремонттан соң мәдәният йорты да эшли башлаячак. 6+

29 август Яр Чаллы шәһәрендә «Акварель - 2015» исеме астында чәчәкләр фестивале үткәрелә. Бу уңайдан «Азатлык» мәйданында:

  • сәгать 10.00дә «Гүзәл Лилия» исемле театральләштерелгән бәйрәм концерты, карнавал һәм «Чәчәкләр ханбикәсе», «Иң яхшы маскарад киеме» конкурслары узачак.
  • сәгать 13.30да «Европа плюс - Набережные Челны» радиостанциясе тарафыннан күңел ачу программасы каралган.
  • сәгать 15.00дә «Күңел» радиосы концерт программасы үтә.
  • сәгать 16.00дә «Рекорд» радиостанциясе күңел ачу программасы оештыра. 6+
  • Шул ук 29 август көнне «Яр буе» паркы мәйданында:
  • сәгать 18.00дә Казан шәһәреннән килгән һәм Россия эстрадасы артистлары катнашында тантаналы концерт программасы үтәчәк. Чарага Макс Бакс, «Alqanat» татар рок-төркеме, «Земляне» төркеме легендар хитлары белән Сергей Скачков һәм җырчы MaкSим чакырулы.
  • сәгать 22.00дә бәйрәм салюты булачак. 6+

30 август 17 сәгатьтә ГЭС бистәсе «Ватан-ана» һәйкәле янында «Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным» дип аталган зур бәйрәм концерты узачак. Көтеп калабыз! Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+

Чараларга керү ирекле. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: афиша