Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика Чыршы бәйрәменә районнан 22 бала бара

21 декабрьдә Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда балалар өчен республика Яңа ел бәйрәме үтә. Чарага безнең районнан 22 укучы барачак. Алар күп балалы гаиләләрдән, ятимнәр, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, аеруча сәләтлеләр, укуда алдынгылар арасыннан сайланды. Чыршы бәйрәмендә тәкъдим ителә торган тамашада бар республикадан 800 артист бала катнашачак. Анда вокал һәм бию...

21 декабрьдә Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда балалар өчен республика Яңа ел бәйрәме үтә. Чарага безнең районнан 22 укучы барачак. Алар күп балалы гаиләләрдән, ятимнәр, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар, аеруча сәләтлеләр, укуда алдынгылар арасыннан сайланды. Чыршы бәйрәмендә тәкъдим ителә торган тамашада бар республикадан 800 артист бала катнашачак. Анда вокал һәм бию ансамбльләре, фигуристлар чыгышлары һәм башка сәхнә күренешләре булыр дип көтелә. Бәйрәмгә килгән һәр балага ел символы булган уенчык эчендә тәмле күчтәнәчләр биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев