Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның 23 укучысы тантаналы рәвештә паспорт алды

Районда 14 яше тулганнарга паспортлар тапшыруны тантаналы төстә оештыру күркәм гадәткә әверелде. Шушы көннәрдә хакимият бинасының утырышлар залында әлеге тантананың чираттагысы узды.

Әлеге куанычлы чарада район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, «Патриот» спорт-патриотик һәм яшүсмерләрне армия хезмәтенә әзерләү республика үзәгенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирҗан Абдүсәламов, район миграция хезмәте башлыгы Любовь Колчерина, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, район гражданнар хәлен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, кеше хокукларын саклау вакәләтенең район вәкиле Гүзәл Шакирова, "Гиндукуш" музее директоры Резеда Гарипова катнашты. Бирегә шулай ук балаларын истәлекле һәм дулкынландыргыч мизгелләре белән тәбрикләр өчен ата-аналар да килгән иде.

Тантанада яшь гражданнарны паспорт барлыкка килүнең тарихы белән таныштырдылар, шулай ук укучыларга паспортның мөһим һәм кадерле документ булуын аңлаттылар.

Кеше тормышындагы иң мөһим документны балаларга район миграция хезмәте башлыгы Любовь Колчерина тапшырды. Яшь гражданнарның кулларын кысып, төп документларын биргәндә, аларны тормышта гел яхшы гамәлләр генә кылырга, кешелекле, гадел булырга чакырды. Үсмерләргә, шулай ук «Патриот» үзәге һәм район гражданнар хәлен теркәү бүлеге әзерләгән махсус бүләкләр тапшырылды. Ата-аналар исеменнән Борды мәктәбе директоры Валерий Утяшов чыгыш ясап, үсмерләргә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының лаеклы гражданнары булырга, бу исемгә тап төшермичә, намус белән яшәргә фатыйха бирде. Укучылар үз чиратында сүз тотып, ил алдында булган бурычларны үтәргә, «Россия Федерациясе гражданины» исемен горур йөртергә, өлкәннәрнең ышанычларын акларга дип, вәгъдә бирделәр. Бәйрәм тантанасын тагын да ямьләндереп, Иске Җирекле авылыннан Камилла Мостафина чыгыш ясады. Ул бәйрәмгә җыелганнарга үзенең «Исправим мир» җырын бүләк итте.

Тантана барышында бирегә Теләнче Тамак авылыннан килгән Гөлчәчәк Сәхәбетдинова белән сөйләштек. Гөлчәчәк тантанага әнисе белән килгән иде. Үзе дә, әнисе Гөлнара апа да бик дулкынландылар. «Беренче паспорт алу тантанасы, һәркем тормышында бары бер генә тапкыр була торган вакыйга. Әлеге вакыйганы шулай ямьләндереп, район җитәкчеләре тарафыннан бирелүе балаларыбыз өчен генә түгел, ә безнең өчен дә икеләтә шатлык», - диде Гөлнара апа.

- 14 яшь тулгач, Россия Федерациясе гражданины паспорты алу һәр үсмергә зур җаваплылык өсти. Бүгенге көннән башлап мөстәкыйль карарларны үзебез кабул итә алачакбыз. Тик кылган гамәлләр өчен дә, үзебезгә җавап бирергә туры киләчәк, - ди Гөлчәчәк үзе дә.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев