Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Райондашыбыз Михаил Лысанов иң яхшы «Автопенсионер» исеме өчен көрәшә

Казанда ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ комплексында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шофер осталыгына республика конкурсы уза. Анда пенсия яше җиткән, «В» категорияле шофер таныклыгы булган машина йөртүчеләр катнаша. ТР буенча ЮХИДИ матбугат үзәге хәбәр итүенчә, сынау ике этапта уза: юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәүне тикшерү (компьютер классында автомәктәп курсантлары юл йөрү кагыйдәләре...

Казанда ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ комплексында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан шофер осталыгына республика конкурсы уза. Анда пенсия яше җиткән, «В» категорияле шофер таныклыгы булган машина йөртүчеләр катнаша.

ТР буенча ЮХИДИ матбугат үзәге хәбәр итүенчә, сынау ике этапта уза: юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәүне тикшерү (компьютер классында автомәктәп курсантлары юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан биргән кебек. Дөрес җавап саны һәм билет чишелүгә бирелә торган вакыт исәпкә алына) һәм классик тизлектә маневрлау. Соңгысы идарә итүнең төп күнекмәләрен күрсәтүче фигуралар куелган махсус трасса мәйданында үтә. Монда штраф баллары, трассада барлык күнегүләрне узуга киткән вакыт исәпкә алына.

Район данын Бәткедән 67 яшьлек Михаил Лысанов яклый. 45 ел шофер булып эшләгән оста ул. Михаил Александрович ике тапкыр «Аварияләрсез йөргән өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Гомере юлларда узса да дулкынлана: «Нинди биремнәр биреләсен белмим бит, шулай да җиңәргә тырышачакмын», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев