Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе дәвам итә

Узган 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты башлангычы белән «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе старт алган иде. Россиянең башка төбәкләрендә дә мондый акция үткәрелә. Агымдагы елда әлеге акциядә 2000нән артык хәйрияче катнашты, республикабызның төрле мәктәпләренә 135 миллион сумнан артык хәйрия ярдәме күрсәтелде. Районыбыз да әлеге акциядән читтә калмады. Район мәктәпләренә 280...

Узган 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты башлангычы белән «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе старт алган иде. Россиянең башка төбәкләрендә дә мондый акция үткәрелә. Агымдагы елда әлеге акциядә 2000нән артык хәйрияче катнашты, республикабызның төрле мәктәпләренә 135 миллион сумнан артык хәйрия ярдәме күрсәтелде. Районыбыз да әлеге акциядән читтә калмады. Район мәктәпләренә 280 мең 800 сумлык уку әсбаплары сатып алынды.
Мусабай-Завод урта мәктәбенә дә ел саен мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Быел Альберт Сәфиуллин, Рушан Гайниев, Айрат Гыймаев, Флер Вилдановлар мәктәпнең ремонт эшләрендә ярдәм иттеләр, төзелеш материаллары һәм буяулар белән булыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция