Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда янгынга каршы махсус режим кертелде

Район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, 2013 елның 15 декабреннән киләсе елның 1 февраленә кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

Бу чорда сәнәгать объектларыннан, ягулык-энергетика комплексларыннан 1000 метр тирәлектә, торак йортлардан, авыл хуҗалыгы объектларыннан, халык күпләп җыела торган урыннардан 300 метр тирәлектә пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый. Мондый эшләнмәләрне сатканда һәм саклаганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри. Электр гирляндалары, чыршы бизәү өчен кулланыла торган башка кирәк-яраклар, ясалма чыршылар сертификатлы булырга тиеш. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният объектларында бәйрәм чаралары үткәргәндә оештыручыларның янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүен һәрдаим контрольдә тотуы мөһим.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре югарыда саналган таләпләрнең үтәлешен бу чорда аерым игътибарда тотачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев