Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда Украинадан кайткан 24 кеше яши

Федераль миграция хезмәтенең район бүлеге башлыгы Любовь Колчеринаның хәбәр итүенчә, бүген район территориясендә Украинадан туганнарына, якыннарына кайткан 24 кеше яши. Шуларның 5есе 18 яшькәчә балалар. Алар әлегә берсе дә качак статусын алмаганнар. Кайтучылардан ике гаилә бүген Новотроицкое авылында яши, калганнары Круглое Поледа, Кече Шилнәдә, Югары Суыксуда, Теләнче Тамакта, Бәткедә, Мәләкәстә,...

Федераль миграция хезмәтенең район бүлеге башлыгы Любовь Колчеринаның хәбәр итүенчә, бүген район территориясендә Украинадан туганнарына, якыннарына кайткан 24 кеше яши. Шуларның 5есе 18 яшькәчә балалар. Алар әлегә берсе дә качак статусын алмаганнар. Кайтучылардан ике гаилә бүген Новотроицкое авылында яши, калганнары Круглое Поледа, Кече Шилнәдә, Югары Суыксуда, Теләнче Тамакта, Бәткедә, Мәләкәстә, Сосновый Борда урнашканнар. Яңа поселогына кайткан ирле-хатынлы пенсионерлар гаиләсе бездән Чиләбе өлкәсенә күченеп киткән. Новотроицкоедагы 2 гаилә, ягъни 4 өлкән кеше һәм 3 бала, вакытлыча урнашу урыны сорап миграция хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә аларның документлары рәсмиләштерә. Район больницасыннан белдерүләренчә, Украинадан кайтучыларның 2се медицина тикшерүе узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев