Якты юл
  • Рус Тат
  • Районда сайлаучылар саны арта

    Сайлаучылар саны районда артуга бара. Быел 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауда 28164 райондаш тавыш бирергә тиеш. Бу 2013 елгы тавыш бирүчеләр санына караганда 2612гә күбрәк. 14 сентябрьдә район халкы ике округта тавыш бирәчәк. 7 меңнән артык сайлаучыны берләштергән Әҗмәкәй, Калмаш, Калмия, Күзкәй, Боерган, Кече Шилнә...

    Сайлаучылар саны районда артуга бара. Быел 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауда 28164 райондаш тавыш бирергә тиеш. Бу 2013 елгы тавыш бирүчеләр санына караганда 2612гә күбрәк.

    14 сентябрьдә район халкы ике округта тавыш бирәчәк. 7 меңнән артык сайлаучыны берләштергән Әҗмәкәй, Калмаш, Калмия, Күзкәй, Боерган, Кече Шилнә авыл җирлекләре 22нче бермандатлы Боровецк сайлау округы, калган 17 җирлек халкы 38нче бермандатлы Зәй округы буенча кандидатларны яклаячак.
    3-9 сентябрьдә территориаль сайлау комиссиясендә алдан тавыш бирү барды. Бүгенгә кадәр анда барлыгы 137 райондаш катнашты. Иртәгә участок сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирү башлана. Ул 14 сентябрьгә кадәр, ягъни дүрт көн дәвам итәчәк. Сайлаучылар эш көннәрендә 16.00-20.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-16.00 сәгатьләрдә алдан тавыш бирә алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: