Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда «Куркынычсызлык атналыгы» башланды

20-24 сентябрь көннәрендә балаларның юлдагы куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан «Куркынычсызлык атналыгы» үткәрелә.

Чара кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ачык дәресләр, конкурслар, викториналар, флешмоблар уздырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналар җыелышларында катнаша. Укытучылар үзләре дә дәресләр ахырында «Куркынычсызлык минуты» уздырырга тиешләр. «Возьми ребенка за руку», «Везу ребенка правильно», «Вижу и говорю спасибо» дип аталган челленджлар һәм «Почта ЮИД» акцияләре .ткәрү дә күздә тотыла. 
2021 елның 8 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 322 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала үлгән, 348 бала имгәнүләр алган. Үлүчеләр Әлмәт, Саба һәм Тукай районнарында. Һәлакәтләр пассажир балалар, җәяүлеләр, велосипедчылар, мотоциклчылар белән бәйле. Сигез айда балаларның үзләренең игътибарсызлыгы аркасында 97 һәлакәт теркәлгән. Алар 1 баланың үлеме, 97 баланың имгәнүе белән тәмамланган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев