Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда берничә хуҗалык чәчүгә кереште

Узган ялларда берничә хуҗалык язгы культураларны чәчә башлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның атналык киңәшмәдә ясаган чыгышыннан күренгәнчә, дүшәмбе иртәнге сәгатьләргә «Кама» агрофирмасында, Әшрәфуллин, Гәрәев фермер хуҗалыкларында эш башланган. Районда бөртеклеләр 30 мең гектардан артык мәйданда урын алачак. «Кама» агрофирмасы шулай ук шикәр чөгендере чәчүгә кереште....

Узган ялларда берничә хуҗалык язгы культураларны чәчә башлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның атналык киңәшмәдә ясаган чыгышыннан күренгәнчә, дүшәмбе иртәнге сәгатьләргә «Кама» агрофирмасында, Әшрәфуллин, Гәрәев фермер хуҗалыкларында эш башланган. Районда бөртеклеләр 30 мең гектардан артык мәйданда урын алачак. «Кама» агрофирмасы шулай ук шикәр чөгендере чәчүгә кереште. Чәчелгән мәйдан дүшәмбегә 95 гектарны тәшкил итте.

Районда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. Эш 22 мең гектарның 19 меңендә башкарылган. Шулай ук хуҗалыклар орлык әзерлиләр, җылыталар, инкрустация үткәрәләр. Язгы чәчү мәйданнарын һәм уҗымнарны тырмалау эшләре дә бара. Ләкин яңгыр яву һәм көннең җылылыгы җитмәү бу эшне тиешле темпларда алып барырга комачаулый. Әлегә тырмалау 58 мең гектарның 20,4 мең гектарында башкарылган. Мондый үзенчәлекле һава шартларында язгы кыр эшләре хуҗалык җитәкчеләреннән зур оешканлык таләп итә. Тырмалау белән беррәттән башка хуҗалыкларга да чәчүне башлау шарт, дип белдерде идарә башлыгы. Шулай ук җитәкчеләрдән юл кырыйларын чистартуны, басу юлларын тәртипкә китерүне сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев