Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район укучылары Санкт-Петербург буйлап сәяхәт кылдылар

Мәктәп укучылары өчен Россия буйлап мәдәни-агарту маршруты кысаларында 15-17 октябрь көннәрендә районның утыз мәктәп укучысы педагоглар җитәкчелегендә Санкт-Петербургта булып кайттылар.

Әлеге сәяхәткә районыбызның төрледән-төрле фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә катнашучы сәләтле балалар, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әти-әнидән башка тәрбияләнүче ятим балалар барды. Шәһәргә килгәч тә, күмәкләшеп автобуста Санкт-Петербург буенча экскурсиягә кузгалдык. Экскурсия дәвамында университет яр буеның архитектура гүзәллеген, Васильев утравын, Патша сарае, Сенат мәйданын хәйран калып күздән кичердек, шәһәрне шул кадәр матурлыкка күмгән төзүчеләр, архитекторлар турында белдек. Эрмитажда үткән экскурсия безгә аеруча ошады. Биредә балалар Бөек Ватан сугышы еллары турында бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле яңа мәгълүмат ишетә алдылар, төрле экспонатларны карап, күп тәэсирләр алдылар. Шулай ук мәктәп укучылары Мариинский театрында, Санкт-Петербургның иң матур җирләренең берсе булган Петергоф сараенда да экскурсиядә булдылар. Балалар әлеге сәяхәттән канәгать калып, аны оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр, дип хәбәр итте районның мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Гөлнара Закирова.

P. S. Санкт-Петербург шәһәре буйлап үткәрелгән экскурсиядән күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев